Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Хикәя герое булды

Халыкара өлкәннәр көнендә педагогика ветераны Нина Телешевага, «Татарстанның өлкән кешесенең социаль портреты» бәйгесе кысаларында, бүләк тапшырылды.

ПФРның Аксубай районы буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев сугыш ветеранын бәйрәм белән ихластан котлады. Шулай ук аңа «Ул көннәрнең даны тынмый» дип аталган бәйге номинациясендә җиңү яулаган өчен приз тапшырды.

Нина Александровна Аксубай китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәймә Гатина хикәясе герое булды. Республикада 3 нче урынны яулаган эсседә автор героиняның Бөек Ватан сугышының алдынгы сызыгында күрсәткән батырлыгын һәм уяулыгын, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә бәһасез өлешен ачып биргән.

– Бүгенге көндә сугышны беренче көннәреннән алып, соңгы көннәренәчә узган ветераннар сафы сирәгәя бара. Сезне, Нина Александровна, Халыкара өлкәннәр көне белән котлау, бүләк тапшыру һәм сезгә ныклы сәламәтлек теләү икеләтә күңелле, – дип билгеләп үтте Владимир Егорович.

Нина Телешева кунакларга шат иде. Һәрвакыттагыча, ул бик күркәм, йөзеннән елмаю китми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев