Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәт министрлыгы: Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе үзгәрешсез диярлек кала

Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

23 октябрьгә республикада эшсез калган кешеләр сыйфатында 10 мең 687 кеше санала – бу атнага кадәр булган саннардан 49га күбрәк. Республикада эшсезлек дәрәҗәсе 0,53 процентны тәшкил иткән, ул 0,01 процентка арткан.

«Эш бирүчеләр тарафыннан республиканың халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына игълан ителгән хезмәткәрләргә ихтыяҗ - 46 мең 958 вакансия. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3192 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән», – дип аңлаттылар министрлыкта.

Узган атнада 649 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуларның 595е элек рәсми рәвештә эшләгән. Республиканың 58 кешесе оешма ликвидацияләү яки хезмәткәрләр штаты кимү сәбәпле эшсез калган. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев