Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәбәр итү чаралары бәланы булдырмый кала

Татарстанда автомат янгын турында хәбәр итү чаралары урнаштыру буенча республика акциясенең чираттагы этабы үтә.

Бүгенге көндә алар өйдә яшәүчеләргә янгын башлануы турында хәбәр бирергә сәләтле нәтиҗәле техник чара булып тора. Соңгы ике елда Татарстанда 1499 йортта автомат янгын хәбәр итү чарасы урнаштырылган. Бүгенге көндә бу эш 23 районда, шул исәптән безнең муниципаль районда да алып барыла.

–Автомат хәбәрсалгычлар урнаштыру буенча эшне без социаль яклау бүлеге белән бергә алып барабыз. Акциянең V этабы кысаларында 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең өйләрендә һәм исемлек буенча өстәмә рәвештә социаль-куркыныч хәлдә булган күп балалы гаиләләрдә янгын турында хәбәр итүче 302 җиһаз урнаштырырга планлаштырабыз, – дип шәрехләде күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гафиятов.

Шул рәвешле районда якынча 1200 гаилә янгыннан сакланачак. Татарстанда янгынны булдырмый калу статистикасы бар инде.  Күзәтүчеләр  сүзләренә караганда, хәбәрсалгычлар 25 тән артык гаиләне янгыннан саклап калган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев