Казан көзге ялларда сәяхәт итү өчен иң популяр 10 шәһәр арасына керде
Казан 2019 елда көзге ялларда сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр рейтингына керде. Бу хакта Tvil.ru сервисы хәбәр итә.
Исемлектә Ялта – беренче, Севастополь – икенче, Санкт-Петербург – өченче, Мәскәү – дүртенче, Казан бишенче урынны били.
Сервис мәгълүматларыннан күренгәнчә, туристлар торак арендалау өчен тәүлегенә 1,3-9 мең сум акча сарыф итә. Иң арзанлы ял – Краснодарда (шәһәр исемлектә 6нчы баскычта урнашкан), Казанда туристлар уртача алганда 1,9 мең сум акча тота.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: архив ИА ТАТАР-ИНФОРМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев