Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Изге Болгар җыены»н оештыруга йөздән артык волонтер җәлеп ителә

21 майда Татарстанның Спас районындагы «Бөек Болгар» музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы уза.

Бу чараны ештыруга 129 волонтер җәлеп ителә, алар кунакларга ярдәм итәчәк.

Татар, инглиз һәм рус телләрен белүче барлык волонтерлар укулар уза, аларны «Изге Болгар җыены» тарихы, чаралар программасы, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы схемасы, ашыгыч вазгыятьләр очрагына план белән таныштыралар. Моннан тыш, аларны үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтәләр һәм тышкы кыяфәт турында искә төшерәләр.

«Изге Болгар җыены» өчен волонтерларны Мәгълүмати-ресурс үзәге базасында әзерлиләр, дип сөйләде Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. «Безнең төп максат - кунакчыллык һәм бәйрәм мохитен булдыру. Менеджерларның тәҗрибәле командасы волонтерлар белән уңайлы шартлар тудырыр дип ышанам», - диде ул.

Волонтерлар кунакларга территориядә ориентлашырырга, мәгълүмат белән тәэмин итүгә җавап бирергә, халыкның аз мобильле төркемнәренә ярдәм итәргә һәм кунакларны урнаштыруда ярдәм итәчәк.

Кунаклар арасында волонтерларны табу җиңел, алар брендлы каскалар һәм «Добрый Татарстан» дип язылган кызыл манишкалардан булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев