Соңгы яңалыклар

Юрист хезмәт хакын киметергә мөмкин булган очраклар турында сөйләде

Хезмәт кодексының 135 маддәсе нигезендә хезмәткәрнең хезмәт хакы хезмәт шартнамәсе белән билгеләнә.

Әмма кайбер очракларда хезмәт хакын контрактта билгеләнгәннән азрак күләмдә түләргә мөмкин, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Россия юристлары Ассоциациясе әгъзасы һәм адвокат Марина Астаева. Бу хакта РИА Новости яза.

Барыннан да элек, бу хезмәт йөкләмәләрен яки эшләп чыгару нормаларын үтәмәгәндә түләү. Әгәр дә эшче гаепле булса, хезмәт өчен түләү эшләнгән эш күләмендә генә башкарыла.

Әгәр дә эшне төгәл башкармау эш бирүче гаебе белән булса, хезмәткәрнең хезмәт хакы эшләнгән вакыт буенча исәпләнгән уртача хезмәт хакыннан да ким булмаска тиеш.

Әгәр эшнең үтәлмәве хезмәткәр һәм эш бирүче аркасында да булмаса, хезмәткәр окладның кимендә өчтән икесен саклап калырга хокуклы.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев