«Юность» универсаль спорт залында Әниләр көненә багышланган гаилә волейбол турниры узды
Соңгы яңалыклар

«Юность» универсаль спорт залында Әниләр көненә багышланган гаилә волейбол турниры узды

Мәйданчыкта В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбе педагоглары, әти-әниләр һәм укучылар очрашты.

Җиңү өчен ике әниләр командасы, өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылар командалары көрәште. Уеннар дустанә атмосферада, ләкин чын спорт дәрте белән үтте. Катнашучылар бер-берсенә ярдәм иттеләр, тупны уңышлы тапшыруларга һәм тупланган һәр очко өчен шатландылар.

Әниләр чыгышыннан соң мәйданга әтиләр чыкты, һәм спорт бәйрәме дәвам итте. Теләүчеләр үз көчләрен волейболда гына түгел, бадминтонда да сынап карый алдылар. Кечкенә кунаклар да читтә калмады: балалар спорт мәйданчыгында рәхәтләнеп йөгерделәр, алар катнашында очрашу тагын да күңеллерәк һәм җанлырак булды.

Фото спорт мәктәбе архивыннан

Мондый очрашуларда ата-аналарны, укытучыларны һәм балаларны гадәти мәктәп шартларында гына түгел, ә бер командада күрү зур әһәмиятлә лаек. Биредә өлкәннәр актив тормыш алып баруның, якыннарыңа ярдәм итүнең һәм бер-береңә хөрмәт белән карауның мөһимлеген үз үрнәкләре белән күрсәтәләр.

Турнирның төп нәтиҗәсе җиңү һәм тупланган очколар исәбе түгел, ә аралашу шатлыгы, уртак тәэсирләр һәм яхшы кәеф булды. Спорт очрашуы уртак мавыгуларның гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм мәктәп коллективын берләштерергә ярдәм итүен тагын бер кат исбатлады.

Дәрт, елмаю һәм ихлас ярдәм белән бәйрәм чын-чынлап җылы һәм күңелле булды. Нәкъ менә шундый мизгелләр озакка хәтердә кала һәм яхшы традициягә әверелә.

Фото спорт мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев