Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юбилярның гаиләсе үрнәк була

Түбән Татар Майнасы авылында яшәүче Мөнибә Сабитовага 90 яшь тулды.

Мөнибә Сәлим кызын күркәм юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина котладылар.

– Без бүген Сезнең буын төзегән нигездә яшибез, сугыштан соңгы елларда да Сезгә бик күп кыенлыкларны кичерергә туры килгән. Колхозда һәркемгә үрнәк булып эшләү һәм балалар тәрбияләү, әлбәттә, җиңел булмаган. Ихлас йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – диде Камил Гилманов.

Юбиляр күп балалы гаиләдә өченче бала булып тәрбияләнә. Аннан соң гаилә тагын җиде балага ишәя. Өлкән бала буларак, әти-әнисенә эне-сеңелләрен тәрбияләшергә, шулай ук хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә кирәк булганлыктан, Мөнибә башлангыч мәктәпне генә тәмамлый ала.

Кыз иртә яшьтән фермада эшли башлый, аннары иптәш кызлары белән бергә урман кисү эшләренә китә.

1955 елда Мөнибә язмышын авылдашы Исхак белән бәйли. Ир белән хатын биш балага гомер бүләк итәләр. Аларның барысы да тырыш, эш сөючән булып үсәләр.

Исхак озак еллар комбайнчы булып эшли, мактаулы механизатор була. Уллары әтиләренең бар эшкә дә оста булуын, авыл кешеләренең әтиләре ясаган агач тырмаларны бүген дә куллануларын искә төшерделәр.

Мөнибә Сәлим кызы җәйге чорда – кырчылыкта, кышын фермада эшли. Лаеклы ялга чыккач та, ул әле озак еллар колхозда эшләвен дәвам иткән.

1966 елда Мөнибә икенче дәрәҗә Ана даны медаленә лаек була, 1983 елда «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Кызганычка каршы, Мөнибә Сәлим кызы яшьли тол калган. Аңа тугыз иң якын туганын һәм 21 яшьлек улын югалту әчесен дә татырга туры килә.

Колхоз производствосы ветераны бүген кече улы Шәүкәт һәм килене Илсөя тәрбиясендә яши. Алар газиз кешеләрен кадер-хөрмәттә яшәтер өчен Биләрдән күченгәннәр.

Әбекәйнең тугыз оныгы һәм ундүрт оныкчыгы бар. Ул якыннарының кайгыртуын тоеп, бәхетле картлык кичерә.

– Әйе, безнең чорда эш җиңел булмады, әмма колхоз безнең өчен өмет һәм ярдәм булып торды, – дип уртаклашты Мөнибә әби. – Шуңа күрә фермада да, кырда да бөтен көчебезне куеп эшләдек.

Җирлек башлыгы Энҗе Хөснуллина тантана сәбәпчесе адресына җылы тәбрикләү сүзләре ирештерде.

– Сезнең гаиләгез һәрвакыт авылда башкалар өчен үрнәк булды, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы. – Шул исәптән күрше-күләнгә үзара ярдәм итүдә дә, авыл җирлегенә булышуда да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев