Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Ислам. Беренче адымнар» курсларына язылу дәвам итә

Диния Нәзарәте намаз укырга һәм динебез нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар»ның чираттагы сезонына тыңлаучылар кабул ителү хакында искә төшерә. Бүгенге көндә барлыгы 147 кеше язылды.

Оештыручылар әлеге курсларга 24 февральгә кадәр язылу кирәклеге хакында искәртә. Моның өчен https://clck.ru/EZQEj сылтамасы буенча кереп теркәлү яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтырату зарур. «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбендәге укулар – түләүсез. Проектта ир-ат тыңлаучыларның актив катнашуы сорала. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

Беренче дәрес 25 февраль көненә билгеләнгән. Соңгы дәрес – 8 апрельдә һәм әлеге курска ифтар мәҗлесе белән йомгак ясау, сертификатлар тапшыру тантанасы үткәрү көтелә.

Әлеге курс дәвамында укучылар 7 дәрестә тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, гакыйдә, хәләл һәм хәрам төшенчәләре, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак. Шул рәвешчә, изге Рамазан аена намаз укырга өйрәнеп керергә теләүче кардәшләребезгә зур мөмкинлек тудырыла.

Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар һәр атнаны шимбә көнне 8.00-12.00 сәгатьләрдә Казанның Галиев мәчетенә җыелачак. Якынлашып килүче Рамазан аен истә тотып, дәресләр тәртибенә бераз үзгәрешләр кертеләчәк: беренче дәрес (25 февраль) – тәһарәт-госел тәртипләренә, аннан соңгы ике дәрес (4 һәм 11 март) – намаз укуга, дүртенче дәрес – уразага (18 март) багышланачак һәм аннан соң кабаттан намаз уку тәртипләрен, гакыйдә, хәләл һәм хәрам төшенчәләрен өйрәнеп дәвам итәчәк.

Шул рәвешле, әлеге мәктәп ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен оештырыла. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла, онлайн консультацияләрне тәүлек дәвамында алырга мөмкин.

Әлеге проект Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Ун сезон дәвамында әлеге курсларда 940ка якын кеше белем алды һәм намазга басты, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев