Иске Мокшино мәктәбе укучысының иншасы районда иң яхшысы дип танылды
Соңгы яңалыклар

Иске Мокшино мәктәбе укучысының иншасы районда иң яхшысы дип танылды

В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Зәлинә Мингазова «Коррупциясез киләчәк төзибез» республика иншалар бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче булды.

Бу – укучының беренче җиңүе түгел. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Самаренкина җитәкчелегендә ул төрле иҗади бәйгеләрдә уңышлы катнаша. 2021 елда Зәлинә – Бөтенроссия иншалар бәйгесендә җиңүче, 2022 елда Бөтенроссия иншалар бәйгесенең муниципаль этабы призеры булды (укытучысы Гөлназ Сәйфетдинова). Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наҗия Мирҗанова җитәкчелегендә Зәлинә татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада җиңү яулады. Укучы күп кенә фәннәр буенча муниципаль дәрәҗәдәге олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

– Безнең мәктәп Зәлинә кебек укучылар белән горурлана, – дип сөйли тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары Татьяна Бикулова. Ул – төрле яклап үсеш алган шәхес.

Кыз булачак һөнәр турында уйлана. Зәлинә үзе сөйләгәнчә, ул журналистика яисә икътисад өлкәсе белән бәйле һөнәрне сайларга тели.

– Миңа кешеләр белән аралашу бик тә ошый, – дип бүлеште җиңүче. – Һәнәрне дә коммуникатив булганын сайлыйсы килә.


Нет комментариев