Иске Ильдеряк мәктәбендә Пушкин картасы кысаларында Көзге бал оештырдылар
Программаның барлык уеннары һәм конкурслары көз темасы белән бәйле иде.
Иске Ильдеряк урта мәктәбендә көз килүен үзенчә билгеләп үттеләр. Пушкин картасы кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Көз музыкасы» дигән көзге бал оештырдылар.
Күңел ачу уеннары һәм конкурслар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Чын балдагы кебек, патша һәм патшабикә сайланды.
Көзге моңнар һәм могҗизалы бәйрәм атмосферасы барысын да таңга калдырды. Чара дәртле дискотека белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев