Исән калу өчен: кан басымын үлчибез һәм күнегүләр ясыйбыз!
Соңгы яңалыклар

Исән калу өчен: кан басымын үлчибез һәм күнегүләр ясыйбыз!

Инсульт мөһим медицина-социаль проблема булып кала.

Инсульт «яшәрә», үл бүген эшче яшьләрне дә, өлкән кешеләрне дә аямый. Инсультка китергән баш миендә кискен кан әйләнеше бозылуның билгеләре нинди, аны ничек кисәтергә – Аксубай район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире, табиб Алинә Маланчева белән шул хакта сөйләшәбез.

– Алинә Нил кызы, инсульт барысында да битнең чалшаюы, сөйләм югалу белән бәйлеме? Бу авыруның билгеләре гел шундыймы?

– Әйе, бу аның төп билгеләре. Ә тагын – хәрәкәтнең бозылуы яисә ярты гәүдәнең сиземлеге кимү (ою, хәлсезлек, паралич), сөйләмнең төрле дәрәҗәдә бозылуы (кирәкле сүзләр табу кыенлашу, аңлаешсыз һәм анык булмаган сөйләм яисә бөтенләй сөйләшә алмау), йоту бозылу, гадәттән тыш көчле баш авыртуы, баш әйләнү, аңның бозылуы. Шунысы мөһим, инсульт үсеш алганда санап кителгән билгеләрнең барысы да күзәтелмәскә дә мөмкин.

– Билгеләр бар, ашыгыч ярдәм чакыртабызмы?

– Инсульт – ашыгыч йогынты ясау таләп ителгән хәл һәм сакланып калган нейроннар зонасын торгызу өчен көрәш беренче минутлардан ук башланырга тиеш. “Узар әле” дияргә яисә госпитализацияне иртәнге сәгатькә кадәр кичектереп торырга ярамый. Инсультка шик туганда ашыгыч ярдәм чакыртырга һәм авыру билгеләрен мөмкин кадәр төгәлрәк сурәтләп бирергә. Инсультның беренче билгеләре пәйда булганнан соң беренче дүрт сәгатьтә медицина ярдәменең нәтиҗәсе күбрәк булачак. Һәр пациент индивидуаль. Әмма, ярдәм күпме соңрак күрсәтелгән саен, нәтиҗәләре дә шулкадәр начаррак була. Инсульт аркасында инвалидизация беренчел инвалидлыкның барлык сәбәпләре арасында беренче урында тора.

– Инсульт – ул гипертониклар авыруымы? Яисә куркынычлылык төркемендә башка авырулар да бармы? Аны ничек булдырмаска?

– Сәламәтлек турында бүген үк җитди уйланырга һәм профилактик чараларны күрергә кирәк. Беренчедән, артериаль басымны контрольдә тоту. Нормадагы кан басымы 140/90 мм.дан артык булырга тиеш түгел. Тотрыксыз күрсәткечләр күзәтелгәндә дәвалау билгеләү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә. Терапия билгеләнгәннән соң, антигипертензив препаратлар белән дәвалануны туктатмаска. Кан басымын ике тапкыр – иртән һәм кичен үлчәп торырга һәм көндәлеккә язып барырга кирәк.

Икенче мөһим фактор – холестерин дәрәҗәсе (сәламәт кеше өчен 5,0 ммоль/л дан артык түгел). Күрсәткечнең артуы кан тамырларының эчке стеналарында атеросклеротик бляшкаларның барлыкка килүенә һәм артуына китерә. Бляшка, акрынлап кан агымы һәм утырган тромбоцитлар хисабына арта барып, кан тамырларын торган саен күбрәк каплый, бу инсультка китерергә мөмкин.

Канда глюкоза дәрәҗәсен дә катгый контрольдә тотарга кирәк (ач карында 6,1 ммол/л дан артык түгел). Шикәр диабеты, аның артериаль гипертония белән бәйләнешенә карамастан, инсульт үсеше куркынычын 2 тапкырга арттыра.

– Актив яшәү рәвеше инсультка каршы чарамы?

– Сәламәт һәм актив! Гиподинамиядән сакланырга кирәк. Көн саен 30 минут физик активлык тәкъдим ителә. Тәмәке тартучылар тәмәке тартканда инсульт булу куркынычы 60 процентка артуын үзләштерсеннәр иде, чөнки тәмәке тарту атеросклероз үсешенә ярдәм итә.

Алкоголь куллану кан басымының кинәт күтәрелүенә, шуның нәтиҗәсендә төрле кан тамырлары афәтләренә китерергә мөмкин. Артык авырлык, стресс, артык тоз кабул итү (5 граммнан артык) – бу да куркыныч факторлар.

Ораль контрацепцияләрне кабул итү тромбоз куркынычын һәм, табигый ки, инсульт нәтиҗәсен арттыра. Әгәр дә хатын-кызның башка куркыныч факторлары да бар икән (тәмәке тарту, югары кан басымы, артык авырлык) гинеколог белән контрацепциянең башка ысулы турында киңәшләшергә кирәк.

– Нәтиҗәләре турында да...

– Инсульт кичергән пациентның тормышы кискен үзгәрә. Югарыда әйтеп үткәнемчә, инсульт еш кына инвалидлык белән тәмамлана. Аны дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак. Баш мие җәрәхәтенең күләменә карап, пациент чит кеше ярдәменә һәм опекага мохтаҗ булырга мөмкин. Әмма инсульттан соң пациентның барлык неврологик симптомнары тиз регрессияләнгән булса да, инсульт үсешенә китергән куркынычларның барлык факторларын игътибарсыз калдырып, бу аның элеккеге тормыш рәвеше алып бара алуын аңлатмый.


Нет комментариев