Иртәгә Аксубайда хәвеф сиреналары яңгыраячак
Соңгы яңалыклар

Иртәгә Аксубайда хәвеф сиреналары яңгыраячак

2021 елның 6 октябрендә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узачак!

Иртәгә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Аксубай муниципаль районында да башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырыла.

Күнегүләр барышында авыл җирлекләрендә, оешмаларда һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр тематикасы буенча гамәли чаралар үткәрү, Татарстан Республикасы халкына хәбәр итү системаларын тикшерү, өйрәнү сигналларын идарә органнарына җиткерү планлаштырыла.

Теләсә нинди шартларда да үзегезне тыныч тотуыгызны, паникага бирелмәвегезне сорыйбыз.

Фото: редакция архивыннан


Нет комментариев