Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Интернетта фейк өчен миллион ярымга кадәр штраф салынырга мөмкин

Социаль челтәрләрдә төркемнәрне укыганда катнашучылар арасында пычрак сүзләргә һәм мыскыллауларга юлыгасың.

Гражданнар һәм хакимият адресынасүгенү, тискәре фикерләр  еш яңгырый. Бу һәрвакытта да дөрес һәм нигезле түгел. Бу елның март аенда РФ Президенты бу турыда закон имзалады. Хәзер фейк яңалыкларын тараткан өчен 1,5 млн. сумга кадәр штраф билгеләнергә мөмкин, хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итү 300 мең сумга кадәр штраф белән яный.29 нчы марттан дөрес булмаган яңалыклар таратуга катнашы булган физик һәм юридик затлар җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Массакүләм мәгълүмат чараларында яки интернетта белә торып дөрес булмаган иҗтимагый әһәмиятле мәгълүмат тараткан өчен гражданнар өчен — 30 меңнән 100 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен — 60 меңнән 200 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф каралган.

Дөрес булмаган яңалыкларны тарату юлы белән яшәүне тәэмин итү объектлары һәм инфраструктура булдыруга комачаулык тудырган өчен дә җәза бирәчәкләр: гражданнарга - 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 300 меңнән 600 мең сумга кадәр, юридик затларга-500 меңнән 1 млн. сумга кадәр. Әгәр бу хокук бозулар кешеләр сәламәтлегенә яки җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын күпләп бозуга китергән булса, санкцияләр берничә тапкырга арта: гражданнар өчен — 300 меңнән 400 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен — 600 меңнән 900 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен — 1 миллионнан 1,5 млн сумга кадәр.

Закон проектында хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл иткән өчен 300 мең сум күләмендә штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев