Мәгариф һәм фән министры озын май ялларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары ничек эшләячәген әйтте.
Май бәйрәмнәре арасында — 4-7 майда Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында дежур төркемнәр булачак.
РФ Президенты Указы нигезендә, 4, 5, 6, 7 май көннәре эшләми торган көннәр итеп билгеләнде.
«1-10 майда мәктәпләр эшләми, ләкин башлангыч сыйныфлар өчен дежур класслар ачу ихтыяҗы туса, ачарга була. Ә балалар бакчаларында шушы көннәрдә андый төркемнәр кирәкме-юкмы икәнлеген ачыклыйбыз. Әгәр дә кирәк булса, һичшиксез, әти-әниләр теләсә, республика бакчаларында андый төркемнәр ачачакбыз», — диде мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистларга.
Май бәйрәмнәрендә балалар үзләре дә катнаша, шуңа өстәмә белем бирү түгәрәкләре үз эшләрен дәвам итә ала.
Көллиятләр, югары уку йортларында да 4-7 май көннәре эшләми торган көннәр булып исәпләнә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев