ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге максатларга 4,6 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк.
Аерым алганда, Казан агломерациясендә — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк.
Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты узган елда гамәлгә ашырыла башлады.
Илкүләм проектның өстенлекле бурычы – тиешле нормативларга туры килә торган юлларның өлешен арттыру.
2019 елда Татарстанда әлеге илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 чакрым тәшкил иткән 173 юл объекты норматив хәлгә китерелгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев