Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Илдус Габдрахманов: «Игенчелек технологиясе – басуларның уңдырышлылыгы гарантиясе»

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Аксубай районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә үткәрде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин, һава торышы шартларына бәйле, агымдагы елда кыр эшләре, узган елларга караганда иртәрәк башланырга мөмкин, дип билгеләп үтте.

– Районда техникаларны ремонтлау төгәлләнеп килә. Тракторларның әзерлеге – 87 процент, чәчү комплекслары 91 процент тәшкил итә, – дип таныштырды район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе. – Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчкеч, культивацияләү һәм тырмалау агрегатларын агрегатлаштыру эшләре алып барыла.

Аксубай районында чәчү мәйданы 74130 гектардан артык тәшкил итә. Шуның 39402 гектары – бөртекле һәм бөртекле -кузаклы культураларга, 25984 гектары – азык культураларына, 8742 гектары техник культураларга бүленгән

Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм баш агрономнары язгы чәчүне үткәрүгә әзерлек, чәчү мәйданнары структурасы, орлык материалы, үсемлекләрне саклау чаралары, тупланган ашлама белән тәэмин ителеш, шулай ук техникалар торышы турында сөйләделәр. Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре алдында чыгыш ясап, Илдус Габдрахманов үсемлекчелек продукциясен минималь чыгымнар тотып арттыру мәсьәләсен күтәрде. Ул уңыш нигезләрен тәшкил итүче мәсьәләләргә тукталды.

– Югары уңыш чәчү мәйданнарының оптималь структурасына, орлыкларның сыйфатына, уңышны формалаштыру белән идарә итүгә, технологик дисциплинага һәм кадрлар белән эшләүгә бәйле, – дип билгеләп үтте ул. – Технологияләрне төгәл үтәгәндә генә теләгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Ул шулай ук саклагыч чараларның нәтиҗәлелеген арттыру кирәклеге турында да сөйләде. 500 гектардан артык мәйданы булган хуҗалыкларның үзләренең эремә ясый торган җайланмалары булырга тиеш дигән бурыч куйды. Министр урынбасары орлык материалын әзерләүгә, чәчүлекләрне тәрбияләүгә, яфрак аша тукландыруга, микроэлементлар , биофунгицидлар куллануга аерым игътибар бирде.

Министрлык вәкиле биопрепаратларны югары бәяләде һәм нәтиҗәлелеккә шикләнмичә, аларны кыю рәвештә кулланырга тәкъдим итте. Ул шулай ук Россельхозүзәкнең территориаль бүлекчәсе тәкъдим иткән материалларны (бөртекле культуралар үрентеләре үрнәкләрен) игътибар белән өйрәнде, аларга уңай бәя бирде һәм хәтта микроэлеметнларны дөрес куллану үрнәге буларак аларны фотога төшерде. Киңәшмәдә хуҗалыклар тарафыннан минераль ашламалар туплау мәсьәләсе күтәрелде. Район буенча бү күрсәткеч уртача гектарына 41,9 килограмм тәэсир итүче матдә тәшкил итә. Киңәшмә барышында аны 70 килограммнан да ким кертмәскә дигән бурыч билгеләнде.

Аграрчыларны ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының язгы кыр эшләрен сыйфатлы һәм үз вакытында үткәрүгә юнәлтелгән дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев