АФ «Аксу Агро» АФда язгы кыр эшләре колач ала.
Сезон башыннан мең гектардан артык сабан бодае һәм техник культаралар чәчелгән.
– Чәчү – игенчеләр өчен иң җаваплы чор. Механизаторларыбыз тәҗрибәле, белемле, – дип билгеләп үтте агрофирманың баш агрономы Фәнис Хәмидуллин.
Механикалаштырылган звено составында рапс чәчүдә Геннадий Яманов хезмәт куя. Ул туфракны чәчү алдыннан эшкәртүне башкара. Иртә таңнан кичкә кадәр ул басу буйлап хәрәкәт итә, аның артыннан чәчү комплексы үз эшен башкарып бара.
Нет комментариев