Тагын ике гаиләнең дәүләт ярдәме белән торак шартларын яхшырту мөмкинлеге барлыкка килде
2024 елда Аксубай районы яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга торак бәясенең 35 проценты күләмендә федераль финанслау шартларында түләүсез дәүләт субсидиясе бирү буенча «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» төбәк ярдәмче проектында катнашучылар исемлегенә керде.
Район Советында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә яшәүче яшь гаиләләр – Николаевлар һәм Корниловларга торак сатып алуга яисә шәхси йорт төзүгә социаль түләүләр алуга хокук турында таныклыклар тапшырылды.
Торак сертификатларын аларга район башлыгы Камил Гилманов тапшырды.
– Дәүләт балалары булган гаиләләргә ярдәм итә. Бу ярдәм бик кирәк, – дип билгеләп үтте ул. – Торак сертификаты торак сатып алу яисә йорт төзү чыгымнарын капларга ярдәм итәчәк. Сезнең гаилә өчен ул яңа мөмкинлекләр ачачак, тормыш, балалар тәрбияләү шартларын яхшыртачак. Демография мәсьәләсе бүген аеруча кискен тора. Гаиләләрегез тагын да тулыланыр дип өметләнәбез.
Ксения һәм Артем Корниловлар ул һәм кыз тәрбиялиләр. Гаилә әти-әниләре белән бергә яши.
– Хәзер йорт төзи алуыбызга бик шатбыз, – диде гаилә башлыгы. – Бигрәк тә улым сөенде, ул үз бүлмәсе турында хыяллана. Яңа өйдә балалар өчен яхшы шартлар тудыра алачакбыз.
Артем һәм Юлия Николаевлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Аларның барысы да вакыйгага чын күңелдән шат. Программада катнашу белән аларның үз торакларын булдыру мөмкинлеге барлыкка килде.
– Яшь гаиләләргә ярдәм өчен без район һәм республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле, – диделәр тантана гаеплеләре. – Без хыялларның тормышка ашуы белән бик бәхетле. Төп мәсьәлә хәл ителә, бар яшәргә, эшләргә, балалар үстерергә генә кала.
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча баш белгече Наталья Садовникова шәрехләгәнчә, «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча чиратта тагын тугыз гаилә тора.
Нет комментариев