Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йорты Аксубайдан 12 чакрым ераклыкта, матур нарат урманы уртасында урнашкан.
Стационар типтагы интернат 102 урынга исәпләнгән, биредә өлкәннәргә һәм инвалидларга уңайлы тормыш өчен барлык шартлар да тудырылган.
– Персонал эшенең төп максаты – актив озын гомерлелекне озайту, яше, авырулары һәм инвалидлыгы аркасында даими карауга мохтаҗ булган кешеләргә лаеклы яшәү шартлары булдыру һәм социаль хезмәтләр күрсәтү, — дип сөйли интернат-йорт директоры Фоат Абдуллин. – Коллектив үз бурычын лаеклы үти.
2025 елда биредә, алмашынуны исәпкә алып, 129 кешегә хезмәт күрсәткәннәр: 27 яңа кешене кабул иткәннәр, 29ы киткән, шуларның 16сы – вафат булган, 8се өйләренә кайткан, 5се башка интернатларга күчкән. Дәүләт йөкләмәсен үтәү 100,4% тәшкил иткән, ә ел ахырына опекада 101 кеше — 76 ир-ат һәм 25 хатын-кыз калган. Алар арасында төрле төркем һәм яшьтәге инвалидлар һәм инвалидлыгы булмаган өлкәннәр бар. Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераннары һәм Әфганстан сугышы хәрәкәтләре ветераны бар.
Хезмәтләрнең сыйфаты индивидуаль якын килү, тәҗрибәле персонал һәм тернәкләндерү һәм медицина ярдәме өчен җиһазландырылган биналар ярдәмендә тәэмин ителә – барлык яшәүчеләр диспансеризация узган. Интернатта 69 хезмәткәр эшли, Нигездә бу зур стажлы, игелекле һәм ярдәмчел кешеләр. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен няня Вера Артемьевага «Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре» исеме бирелгән, Гүзәлия Зартдинова Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгының Мактау грамотасына, күп балалы әни Анастасия Миронкинага «Ана даны – Материнская слава» медале тапшырылган.
Биредә тәрбияләнүчеләргә күңелсез түгел. Хезмәткәрләр аларны спорт дәресләренә: физкультминутларга, скандинавия йөрешенә, тренажерларда шөгыльләнүгә, җәяү йөрүләргә актив җәлеп итәләр, «Юность» спорткомплексына сәфәрләр оештыралар. Өлкәннәр һәм инвалидлар белән компьютер белеме дәресләре, өстәл уеннары, мастер-класслар оештырыла, хезмәт терапиясе, гарденотерапия белән шөгыльләнәләр – «Федоровские добротворцы» волонтерлары ярдәмендә теплицаларда чәчәкләр һәм яшелчәләр үстерәләр. Көндәлек тормышны төрлеләндерү өчен район һәм Казанның истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр, музейларга барулар оештырыла.
Федоровка интернат-йортында тәрбияләнүчеләр үзләренең сәләтләрен төрле конкурсларда күрсәтәләр: Фидаил Абдуллин һәм Тимофей Целещев Республика шахмат-шашка турнирының финалына кадәр барып җиткәннәр, Роза Шәмсемөхәммәтова «Кулинария осталыгы» номинациясендә 2 нче урынны алган, Людмила Ерычева «Туфан укулары» зональ әдәби бәйгесендә җиңүче булган. Грантлар отмасалар да, «Спорт для всех», «Забота в радость», «Дом без одиночества», «Зеленый оазис» проектларында катнашканнар.
Интернат-йортның дуслары күп, алар волонтерлар, мәдәният йортлары, музейлар, ветераннар советы вәкилләре, Аксубай техникумы студентлары, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм Казаннан «Могҗиза» театр студиясе белән хезмәттәшлек итә. Интернатта яшәүче дин тотучылар районның дин әһелләре белән очраша. Район һәм республика җитәкчелеге ветераннарны һәм инвалидларны онытмый – бәйрәмнәр белән котлый, бүләкләр өләшә.
«Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында озак вакытлы карау системасы буенча эш дәвам итә. «Демография» һәм «Өлкән буын» милли проектлары буенча 286 мең сумлык инвентарь һәм тернәкләндерү чаралары сатып алганнар.
Хәйриячеләр уңайлыклар тудырырга булыша: Казаннан «Руки помощи» фонды 4 урынлы бүлмәне ремонтлаган һәм 606 мең сумлык техника белән җиһазлар сатып алган, Мингалиевлар гаиләсе 28 мең сумлык телевизор һәм термопот бүләк иткән, Мурат Сәфәров – киемнәр һәм аяк киемнәре белән тәэмин иткән, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев бәйрәмгә бүләкләр тапшырган. Аксубай районы үсешенә ярдәм итү фонды электр белән тәэмин итү эшләрен башкаруга 3 млн. сум акча бүлеп биргән. Барлыгы 4 млн. сумга якын хәйрия ярдәме күрсәтелгән. ТР Хезмәт министрлыгы акчасына мунча-кер юу корпусын ремонтлаганнар, кер юу машинасы һәм оргтехника сатып алганнар.
Интернатта вафат булучылар саны кимегән: 2024 елда 23 кеше бакыйлыкка күчкән булса, 2025 елда 16 кеше вафат булган, бу – сәламәтлек турында кайгырту нәтиҗәсе.
Интернат-йорт директоры Фоат Абдуллин планнары белән уртаклашты: 2026 елда торак бүлмәләрне һәм 1 нче кат бүлмәләрен 4,5 млн. сумга капиталь ремонтлау, базаны ныгыту, кер киптерү җайланмалары төзү.
Нет комментариев