Агымдагы елда Иске Үзи авыл җирлегендә ял зонасы төзергә һәм балалар уен мәйданчыгы урнаштырырга ниятлиләр.
Планда шулай ук авыл эчендәге урамнарны төзүне дәвам итү, суэтем башнясын куллануга тапшыру, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар сатып алу, урамнарны яктыру буенча эшне оештыру һәм Яңа Мокшино клубын ремонтлау. Болар хакында халык җыенында җирлек башлыгы Надежда Айдова сөйләде.
– Болар – әле планлаштырылган чараларның бер өлеше генә, ел дәвамында тагын бик күп мәсьәләләр һәм проблемалар килеп чыгачак һәм безгә аларны хәл итәргә, башкарырга кирәк булачак. Барысы да безнең үзебездән тора, моны бөтенесе дә аңласын иде. Бары тик бергәләп кенә без үз проблемаларыбызны хәл итә һәм авырлыкларны җиңә алачакбыз, – диде Надежда Владимировна.
Җирлектә авырлыклар һәм проблемалар аз түгел. Шуларның күбесе үзара салым программасы хисабына хәл ителә. Узган елда җирлек территориясендә юлларга вак таш салганнар, сулыкны чистартканнар, Яңа Мокшинода күпер һәм Иске Үзидә җәяүлеләр өчен күперчек төзегәннәр, суэтем башнясы сатып алып урнаштырганнар, контейнер мәйданчыклары төзегәннәр.
Үзара салым акчасы шулай ук кышын юлларны карап тоту өчен дә файдаланылган. Искеүзилеләр мобилизацияләнгәннәр өчен гуманитар ярдәм җыюда да шулай ук активлык күрсәтәләр. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында өч үзиле бурычларын үти. Җирлек башлыгы чын Ватан сакчылары тәрбияләп үстергән ата-аналарга рәхмәт сүзләре әйтте.
Искеүзилеләр махсус хәрби операция зонасына 200 пардан артык оекбаш, азыктөлек, мобилизацияләнгәннәр өчен кирәкле киемнәр сатып алуга 100 мең сумнан артык акча җибәргәннәр. Үсеп килүче буын ватанпәрвәрлек рухында, авылдашгеройлар үрнәгендә тәрбияләнә.
Без Иске Үзи мәктәбе музеенда булдык. Мәктәп директоры Любовь Гаврилова һәм туган як тарихын өйрәнүче Борис Захаров, мәктәптә Бөек Ватан сугышы геройлары һәм кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр үрнәгендә дәресләрнең ничек узуы турында сөйләделәр.
Мәктәптә түгәрәк эшли, анда укучылар хәрби техникаларның макетларын ясыйлар, ә алар музей өчен кирәк. Бу авыл җирлегендә хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр юк. Шунысы сөенечле, Иске Үзи мәктәбен тәмамлаучылар БДИ тапшыруда һәрвакыт уңышларга ирешәләр – узган уку елында монда бөтенесе дә югары балл тупладылар (80 һәм күбрәк балл җыйдылар). Яңа уку елына мәктәптә ризык әзерләү блогын ремонтлаганнар. Мәктәптә бина эчен капиталь ремонтлауны көтәләр.
– Без уку биналарын ремонтлау программасына сезнең мәктәпне дә кертергә тырышачакбыз, хәер сездә ремонт эшләре беркайчан да тукталмады, этаплап түбәне, тәрәзәләрне алыштырдык, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. Халык, нигездә, шәхси ярдәмче хуҗалык хисабына яши. Йорт хайваннары үрчетү белән 263 хуҗалык шөгыльләнә: аларда 214 баш мөгезле эре терлек бар, шуның яртысыннан күбрәге – савым сыерлары.
Җирлек территориясендә инвестор «Аксу Агро» ҖЧҖ һәм өч крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлек алып бара: Айдов В.И. КФХсы – үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерү, Кузьмин Н.А. КФХсы үсемлекчелек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. С.А. Кузьминның теплица хуҗалыгы кыяр, помидор, чәчәк үсентеләре үстерү белән мәшгуль.
Нет комментариев