“Иң яхшы комбайнчы” конкурсы игълан ителде
Соңгы яңалыклар

“Иң яхшы комбайнчы” конкурсы игълан ителде

Республикада “Иң яхшы комбайнчы” конкурсы старт алды.

Ул игенче һөнәре абруен күтәрү,  урып-җыю техникасын агросәнәгать комплексында нәтиҗәле куллану, 2019 елда урып-җыю кампаниясендә югары нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында үткәрелә. 

Быел Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе иң күп ашлык суктыру һәм иң күп чабу мәйданы күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәсендә 500 җиңүчене билгеләячәк. Уңыш җыюда иң яхшы  нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. Аларны комбайннарның 4 төркеме буенча билгеләячәкләр.

Шулай ук чапкыч төркемнәре буенча иң күп чабу мәйданы буенча 20 механизаторга 60 мең сум күләмендә премия биреләчәк. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35әр мең сум премия алачак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурста барлыгы 500 җиңүчене билгеләячәк. 

Ярышларның ачыклыгы өчен техника җитештерүчәнлек буенча төркемнәргә бүленгән. Безнең район уңганнары ел саен игенчеләр арасында алдынгылар рәтенә керә. Республикада бөртеклеләрне урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән “Иң яхшы комбайнчы” конкурсында узган елгы җиңүчеләр арасында безнең район вәкилләре – “Аксу Агро” агрофирмасыннан Җәүдәт Сафиуллин, Алексей Кудряшов, Хөсәен Галиев, Владислав Таиркин, “Аксубай” АФдан Флорид Мингалимов бар. Шулай ук “Аксу Агро” АФдан механизаторлар Алексей Пайдаркин, Анатолий Ефремов, Валерий Ендерюков, “Аксубай” АФдан  – Сергей Николаев, “Сөниев А.Г.” КФХ дан – Александр Назаров район буенча ирешкән югары күрсәткечләр өчен «Иң яхшы комбайнчы» конкурсында җиңүчеләр булдылар.
 


Нет комментариев