Газны сүндерәләр
Соңгы яңалыклар

Газны сүндерәләр

Районда газүткәргечләрдә ремонт эшләре алып барылачак.

15 августта  9.00 дан 16.00 сәгатькәчә газүткәргечләрдә ремонт эшләре Биләр ГРСын тулысынча туктатып үткәреләчәк.  

«Татавтодор» ҖЧҖ , «Татех» АҖ, «Вамин Татарстан» ПО ҖЧҖ сәнәгать предприятиеләре һәм Биләр ГРСтан газ алган: Иске Савруш, Түбән Савруш, Савруш, Васильевка, Черемушки, Сосновка, Иске Чуаш Адәмсуы, Яңа Чуаш Адәмсуы, Емелькино, Түбән Татар Майнасы, Яңа Татар Адәмсуы, Иске Татар Адәмсуы, Такталы, Урмандеево, Савгач, Сидул-Ерыклы, Заря, Кече Акташ авыллары кешеләре газсыз калачак. 

– Без халыкка, газның калдык принцибы буенча гына килүе сәбәпле, торак пунктларга газ килүне туктатмас өчен, көнкүреш ихтыяҗлар өчен газны куллануны киметүне сорап мөрәҗәгать итәбез. Газ җиһазларын караучысыз калдырмагыз, аварияле хәлләр килеп чыкмасын өчен, өйдән чыгып киткәндә газ краннарын ябып калдырыгыз, – дип хәбәр итә Аксубай авыл җирлеге хезмәте башлыгы өлкән мастер Александр Золин. 

Фото
 


Нет комментариев