Газиз Кашапов музеенда мобилизацияләнгәннәргә оекбашлар бәйлиләр
Соңгы яңалыклар

Газиз Кашапов музеенда мобилизацияләнгәннәргә оекбашлар бәйлиләр

Беловка авыл җирлегендә илдәге вакыйгалар белән бәйле Газиз Кашапов музее авыл кешеләрен җәлеп итү үзәге булып тора.

Биредә авыл хатын-кызлары бергә җыелалар һәм махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгәннәр өчен оекбашлар бәйлиләр. Җыен башланыр алдыннан район башлыгы Камил Гилманов музейда булды.

– Беркем дә читтә калмады, гуманитар ярдәм дә җыябыз, бергәләп җеп эрләп, оекбашлар бәйлибез, биредә үк махсус хәрби операция зонасында булган авылдашлар, бөтен дөньяда тынычлык урнашсын өчен дога кылабыз, – дип уртаклаштылар хатын-кызлар.

Район башлыгы хатынкызларга Ватанны саклаучылар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде һәм, ярдәмнең беркайчан да артык булмаячагын, ә кайгыртучанлык егетләребезнең күңелләрен җылытачагын билгеләп үтте.

Гражданнар җыенын ачып, Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов узган елда ведомство карамагындагы территориянең ничек яшәве турында сөйләде. Җирлектә торак-коммуналь хуҗалык, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү буенча эш алып барылган.

Сүз уңаенда, 2015 елда грант акчасына сатып алынган үз тракторлары алыштыргысыз ярдәмче булган. Шулай ук МТЗ тракторы өчен кар җыйгыч һәм КУН төягече дә.

Грант акчасына Яңа Үзи авыл мәдәният йортында ремонт ясалган – тәрәзәләр, ишекләр һәм җылыту системасы алмаштырылган. Шулай ук башкарма комитет кабинетларында ремонт үткәрелгән.

Җирлек башлыгы үзләре хәл итәргә тырышкан, әмма файдасы булмаган төп проблемаларны билгеләп үтте. Шуларның иң мөһиме – суүткәргеч челтәрләре. Беловка авыл җирлегендә өч башня һәм өч скважина бар, суүткәргечнең озынлыгы 13072 метр. Узган елда гына да су челтәрләрен ремонтлауга һәм карап тотуга чыгымнар 700 мең сум тәшкил иткән. Бу җирлек бюджеты өчен шактый зур сумма. Халык гозерләрен үтәп, җирлек башлыгы район башлыгына җирлекне суүткәргеч системаларын үзгәртеп кору буенча программага кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Җирлекнең башка проблемалары арасында – Сергеевка поселогында сәүдә ноктасы, Беловкада фельдшер булмау, шулай ук Алексеевка авылында эшләми торган ФАП. Җирлектә яшәүчеләр белән аралашу барышында башка мәсьәләләр дә билгеләнде – Яңа Үзи авылында Сөлчә елгасы аша күперне капиталь ремонтлау. Беловка авылында һәм Сергеевка поселогында авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт таләп ителә. Чөнки мәдәният хезмәткәрләре, мәктәпләр кебек үк – массакүләм һәм мәдәни чараларны үткәрүдә җирлекнең беренче ярдәмчеләре. Сүз уңаенда, быел Беловка авыл мәдәният йортының «Шур Çăл-Родник» вокал ансамбле коллективына халык исеме бирелде.

Башка күп кенә җирлекләрдәге кебек үк, җирлектә яшәүчеләр өчен инвестор тарафыннан пай җирләре өчен түләү авыр мәсьәлә булып тора. Гәрчә халык шул ук инвестор – «АксуАгро» ҖЧҖнең җирлеккә ярдәм күрсәтүен, шул исәптән техника белән тәэмин итүдә ярдәм итүен таныса да.

– Күп кенә мәсьәләләрне хәл итү өчен финанслау гына җитми. Чөнки авылларны төзекләндерүдә төп көч – ул кешеләр. Нәкъ менә авыл халкы, үзара салым программасында катнашып кына түгел, ә җирлеккә физик ярдәм итеп тә, бик күп эшләр башкардылар, – дип ассызыклады Илсур Мәхмүтов.

Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә актив җәмәгатьчеләр арасында – Венер Исакаев, Руслан Әфләтунов, Фидаил Идиятуллин, Дмитрий Владимиров, Василий һәм Григорий Калуковлар бар.


Нет комментариев