Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Физика укытучылары семинары булачак имтиханнарга багышланды

В.Тимирясова исемендәге Аксубай урта мәктәбе базасында физика укытучыларының район семинары узды

Чара булачак имтиханнарга әзерлек сыйфатына багышланды.

Семинар-практикум кысаларында 1 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең физика һәм математика укытучысы А.С. Мингалиев 8 сыйныфта ачык дәрес үткәрде.

Педагог эшендә укучыларның табигый-фәнни грамоталалыгын формалаштыру буенча биремне кулланды.

Семинар барышында физика укытучылары түгәрәк өстәл артында бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Семинарда билгеләп үтелгәнчә, шуларның иң мөһиме – укучыларны фән буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү сыйфатын күтәрү.

Шулай ук «Олимпка юл» бөтенроссия һәм республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре тикшерелде.

Семинарның практик өлешендә физика укытучылары узган елгы БДИ вакытындагы типик хаталарны анализлау нигезендә физика буенча БДИның күнекмә вариантлары биремнәрен тикшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев