Этләрне – бәйгә
Соңгы яңалыклар

Этләрне – бәйгә

Сукбай этләр проблемасы кышкы чорда кискенләшә.

Редакциягә дә, җирле хакимият органнарына да шалтыратулар һәм гражданнардан мөрәҗәгатьләр килде. Кешеләр балалар, өлкән яшьтәге гражданнар өчен борчылалар, чөнки этләр сәламәтлеккә һәм тормышка куркыныч тудыра.

Хәтта яшь кешеләр дә этләр һөҗүменә дучар ителергә мөмкин. Бистә урамнарында йөргән күпчелек этләрнең хуҗалары бар. Һәм алар ничек кенә, минем этем тешләми, дип расласалар да, этләр арасыннан берсе усалланып өреп җибәрсә, калганнары аны хупларга мөмкин.

Шуңа күрә өй хайваннары бәйдә булырга тиеш. Бүген Аксубайда сукбай хайваннарны аулаячаклар. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты эт хуҗаларына хайваннарны карап тотуга җаваплырак булырга, аларны урамга чыгарып җибәрмәскә, муенчаклы бау белән йөрергә кирәклеге турында кисәтә.


Нет комментариев