Эшкә милли чигүле киемнән килделәр
Чуаш республикасында чуаш чигүе көне билгеләп үтелгән көнне республикада “Эшкә милли чигүле киемнән” дигән акция узды.
Районыбызның актив чуашлары да бу акцияне хуплады һәм эшкә милли киемнән килде. Шул исәптән – Урмандеево авыл җирлеге башлыгы, районның чуаш милли үзәге советы әгъзасы Валерий Николаев, шулай ук Урмандеево авыл китапханәчесе Татьяна Максимова.
Чуаш чигүе – матур мәдәниятнең үзенчәлекле күренеше. Районда яшәүче чуашлар әлеге акциягә үз халкы тарихына, аның традицияләренә һәм мәдәниятенә чиксез хөрмәт хисе белән кушылдылар. Бу чарада катнашу – тамырларың турында онытмауның, үз телеңне саклауның һәм үстерүнең, милли гореф-гадәтләрне саклауның ничек мөһим булуын искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев