Эшкә керештеләр
Соңгы яңалыклар

Эшкә керештеләр

Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре, яшь урман үсентеләрен тәрбияләү эшләренә керешү өчен, кар эрегәнне көтеп кул кушырып утырмыйлар – кар тизрәк эреп бетсен өчен, питомникларда участокларга көл сибәләр.

Икенче яктан, көл агач үсентеләре өчен яхшы ашлама булып хезмәт итәчәк. Болай эшләгәндә табигатьне атна-ун көнгә узып китәргә була. Урманнарда кар тиз генә эреми әле, ә урманчыларның тиздән утырту сезоны башланачак.

Яшь үсентеләрне дымлы туфракка утыртырга кирәк, шул вакытта гына алар тамыр җибәреп, яхшы гына үсеп китәчәк. Табигатькә ышанып һәм үсентеләр утыртылган участоклардан кар эрегәнне көтеп торсаң һәм шуннан соң гына утырту өчен үсентеләрне казып алырга керешсәң – утырту өчен уңышлы чор узып китәргә мөмкин.

Фото Аксубай урманчылыгы архивыннан алынды.


Нет комментариев