Есения шатлык алып килде
Соңгы яңалыклар

Есения шатлык алып килде

2020 елның 4 гыйнварында дөньяга аваз салган нарасый Есения Сергеева – Аксубай район үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортында туган беренче бала булды.

Бәләкәчнең авырлыгы – 2760 грамм, буе – 50 сантиметр. Ана белән сабыйны тудыру йортыннан алып чыгу сәламәтлек саклау учреждениесе өчен генә түгел, район өчен дә зур вакыйгага әйләнде. Әлеге тантанага район башлыгы Камил Гилманов та килде.

– Сезне чын күңелдән кызыгыз туу белән котлыйбыз, – диде ул. – Аның тормыш юлы озын һәм бәхетле булсын. Ихластан сәламәтлек, гаиләгезнең чәчәк атуын телим. Бүгенге көндә яшь гаиләләр өчен тормыш шартларын яхшырту буенча программалар гамәлдә, аларда сез дә катнаша аласыз, – дип билгеләп үтте Камил Камал улы.

Район җитәкчесе яшь әнигә чәчәк бәйләме, район исеменнән бүләк, гаиләгә «ТАССРга 100 ел» истәлек билгесен тапшырды. Районда бу билгене беренче булып Сергеевлар алды. Район башкарма комитетының ЗАГС җитәкчесе Светлана Крайнованың да Есениянең әти-әнисенә бүләге бар иде, ул да гаиләне җылы тәбрикләде. Бу шатлыклы мизгелләрне бала тудыру бүлеге хезмәткәрләре, гаиләнең якыннары да уртаклашты.

Николай һәм Марина – Савгач авылыннан. Николай нефть компаниясендә хезмәт куя, Марина декрет ялына кадәр Савгач почта бүлекчәсендә эшләгән. Ул әнисе – почта бүлеге җитәкчесе Светлана Семенованың эшен дәвам итүче. Күптән түгел генә гаилә район үзәгенә күчкән. Есения – Сергеевларның икенче баласы. Биш яшьлек Илларион сеңлесе тууга чиксез шат. Район җитәкчесе бала тудыру бүлеге коллективына лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 


Нет комментариев