Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Емелькинода ФАП һәм асфальт юл төзелгән

Емелькино авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышында узган елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова үзенең хисап чыгышында барлык әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләде.

Территориядә 901 кеше яши. Шул исәптән 18 яшькәчә 118 бала, 500гә якын граждан хезмәткә яраклы яшьтә. Узган елда ике бала туган, сигез кеше вафат булган.

Җирлек территориясендә 407 шәхси ярдәмче хуҗалык бар, аларда 423 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 190 савым сыеры. Коры ел булуга карамастан, терлекләр баш саны арткан. Мал асраучылар гомуми күләме 699 897 сум тәшкил иткән субсидия алган.

Авыл проблемаларының күпчелеге үзара салым акчасы хисабына хәл ителә. Хисап елында җирлектә 316 500 сум үзара салым акчасы җыелган, республикадан финансланган акча белән аның гомуми күләме 1 582 500 сум тәшкил иткән. Бу чаралар торак пунктлар урамнарына вак таш җәюгә, буа ярларын ныгытуга, яктырткычлар сатып алуга, кышын юлларны карап тотуга тотылган.

2023 елда дәүләт программасы ярдәмендә Емелькинода яңа ФАП эшли башлады, Иске Чуаш Адәмсуына кадәр асфальт юл төзелде. Җирлек башлыгы район, республика җитәкчелегенә һәм «Татавтодор» филиалы эшчеләренә бу мөһим объектлар өчен рәхмәт белдерде.

Нина Михайлова халыкның актив тормыш позициясен билгеләп үтте – битараф булмаган кешеләр ярдәмендә Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән якташларга хөрмәт йөзеннән мемориаль такта куелган, Черемушкида православие гыйбадәтханәсе төзелеп килә, гуманитар ярдәм җыела, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яшеренү челтәрләре үрелә. Төзекләндерү планында да авыл халкы актив катнаша.

– Безнең җирлектән алты ирегет махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үти, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы. Алар чын геройлар һәм без алар белән горурланабыз. Әтиәниләргә чын Ватан сакчылары үстергәннәре өчен олы рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

– Узган елда сезнең җирлеккә иң зур күләмдә финанс чаралары кертелде, – диде утырышны төгәлләп, район башлыгы Камил Гилманов. – Авыл җирлекләрендә хәл ителмәгән проблемалар азая бара.

Район җитәкчесе авыл халкына җирлек тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, Алексей Никитинның патриотик тәрбия буенча эшен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев