Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ел медкиңәшмәсе: үлем сәбәбе «картлык» – актуаль түгел

Аксубай үзәк район хастаханәсе 2024 елгы эшкә йомгак ясады

Йомгаклау медкиңәшмәсе район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, РКХ баш табибы урынбасары Илья Гаврилов катнашында узды.

Район халкына медицина ярдәмен Аксубай үзәк район хастаханәсе, Иске Ибрай табиблык амбулаториясе һәм 42 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә.

Соңгы елларда кадрлар белән тәэмин ителеш буенча уңай динамика күзәтелә. 2024 елда районга ике табиб кайткан, шуның берсе «Земский доктор» программасы буенча. Әмма участок һәм стационар терапевтлар (5 вакансия), урта медперсонал җитми. Хәзерге вакытта Казан медуниверситетында алты студент һәм максатчан җыелма буенча ике ординатор белем ала.

Аксубай үзәк хастаханәсенең баш табибы Марсель Ислямов билгеләп үткәнчә, Аксубай районында соңгы 10 елда халыкның кимүе күзәтелә, фертиль яшьтәге хатын-кызлар саны кими һәм, табигый ки, туучылар саны да. Хәер 2024 елда районда 181 бала туса да, бу 2023 елга караганда 6 балага күбрәк.

– Халыкның табигый кимүе үлем арту белән бәйле. Үлем-китемнең гомуми коэффициенты 1000 кешегә 17, 0 тәшкил итте. Бу күрсәткеч узган елга караганда начаррак, – дип белдерде Марсель Ислямов. – Үлем үсеше гадәттәгечә гыйнварда, февральдә, августта һәм ноябрьдә күзәтелде, нигездә, кан әйләнеше системалары, онкология һәм ашкайнату органнары авырулары буенча үлүчеләр исәбенә. 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне профилактикалау чаралары белән колачлау артуга бәйле, «картлык» үлеменең сәбәбе актуаль булмады.

Гомуми үлем структурасында 39,7 процентны кан әйләнеше системасы авыруларыннан вафат булу били. Әлеге күрсәткеч «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына караса да һәм үзәк район хастаханәсендә вәзгыятьне яхшыртырга тырышсалар да – 116 пациент коронографиягә җибәрелгән, йөрәк-кан тамырлары вакыйгаларын кичергән барлык пациентлар бушлай дару препаратлары белән тәэмин ителгән, әлегә планлы күрсәткечкә ирешеп булмый.

Миокард инфарктыннан үлүчеләр саны да арткан (3тән 9га кадәр), әмма баш миенең кан әйләнеше бозылудан үлүчеләр саны кими. Бу пациентларны Чистай шәһәренең кан тамырлары үзәгенә китерү системасы эшләнүе белән бәйле, 2024 елда анда 118 пациент озатылган.

Берничә ел дәвамында Аксубай район үзәк хастаханәсенә РКХ тарафыннан кураторлык оештырыла һәм бу кардиологик пациентларны маршрутлаштыру проблемасын төшерә.

Үлем очракларының гомуми структурасында икенче урында – яңа шешләрдән үлүчеләр саны – 14,4 процент. Соңгы өч елда яман шештән үлүчеләр саны арта, ҮРХдә моны ачыклауны яхшырту белән бәйлиләр.

Үзәк район хастаханәсендә 665 яман шеш авырулы исәптә тора, шуларның 415е биш һәм аннан да күбрәк ел. 2024 елда гына да 96 кеше исәпкә алынган, 21 пациентта диспансеризация үткәрү нәтиҗәсендә онкология авыруы ачыкланган.

Районда хезмәткә сәләтле халыкның үлеме дә арта. Әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 865,7 тәшкил иткән. Марсель Ислямов аның соңгы елларда иң начары булуын таныды. Монда өстенлекле позицияне ашкайнату органнары авырулары алып тора, ә үлемнең төп сәбәбе – алкоголь куллану.

Табиблар бу уңайдан инде беренче ел гына чаң какмый һәм хәтта мобиль бригадалар да булдырганнар, аларның эшчәнлеге пациентларны алданрак тикшерүгә юнәлтелгән. Авыруларның бу категориясе алкоголь куллану аркасында еш кына дәвалануга һәм хастаханәгә йөрүгә каршы мөнәсәбәттә, бу авырулар агымына мөмкинлек бирә һәм үлемгә китерергә мөмкин. Моңа алкоголь-ассоциацияле авырулардан үлүчеләр саны арту, шулай ук үлгәннән соң 90% очракта бавыр циррозы ачыклану этәргән.

Аксубай үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Юлия Егорова билгеләп үткәнчә, әгәр тулаем алганда 2024 елда ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан 51 кеше үлгән булса, аларның 41 очрагы алкоголь куллану белән ассоциацияләнгән. 30 кеше – бавырның алкоголь зыян китерүеннән, 11 кеше ашказаны асты бизенең зарарлануыннан үлгән.

Алкоголь тышкы факторлардан үлүчеләр структурасында алдынгы позицияләрдә (елына 33 очрак). Ике криминал очрагы теркәлгән, юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше һәлак булган, ике кеше – этанол, берсе серкә кислотасы белән агуланган, дүртесе туңып, унысы – асфикция, өчесе – баткан, икесе – ис газы белән агуланган, берсе – термик пешүдән, берсе егылу белән бәйле җәрәхәтләрдән вафат булган. Аларның 70% ы үлем мизгелендә исерек хәлдә булган.

– 2024 елда алкогольне кирәгеннән артык кулланучы пациентларны «кодировкалауны» актив башлап җибәрдек, шул ук вакытта наркологка исәпкә кую юк, шуңа күрә аннан юридик нәтиҗәләр булмаячак. Безгә ышана башладылар, бу хакта 2023 елның ахырына – 10, 2024 елда 71 кешене кодировкалау нәтиҗәләре сөйли. Бүгенге көндә безнең әлеге процедураны узарга теләүчеләр бар. Безнең штатта үз наркологыбыз булса, без бу юнәлештә эшне яхшырта алыр идек, – дип билгеләп үтте Юлия Егорова. – Наркологны эшкә урнаштыру 2025 елның июнендә планлаштырыла, ә әлегә бу тема кем өчендер актуаль булса, бу сорау белән шәхсән миңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ФАПларның медицина-санитария ярдәме күрсәтүдә беренчел звено буларак эшчәнлеге турында фельдшерлык-акушерлык пунктлары белән эшләү өчен җаваплы Ольга Пименова сөйләде. Статистика буенча район халкының яртысыннан артыгы – 11757 кеше, шул исәптән 1729 бала, беренчел ярдәмне нәкъ менә фельдшер-акушерлык пунктларында ала.

2024 елда Иске Кыязлыда яңа модульле ФАП төзелде, Трудолюбово, Яңа Мокшино, Яңа Тимошкино, Яңа Ильдеряк һәм Түбән Татар Майнасы фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт ясалды. Ел саен ФАПлар тиешле медицина җиһазлары белән җиһазландырыла. Ерак урнашкан торак пунктлардагы биш ФАПта медикаментлар сату гамәлгә ашырыла.

Үзәк район хастаханәсе мәгълүматлары буенча, 2024 елда 8490 кеше диспансеризация узган. Моннан тыш, районда яшәүче һәр 20 кеше мобиль поликлиника хезмәтеннән файдаланган, бу шулай ук медицина персоналының актив эшләвен дәлилли.

– 2024 елда район халкы 500 кешегә кимегән һәм 52 проценттан артыгы үлем аркасында, – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов, үзәк район хастаханәсе баш табибы докладын һәм башка чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң. – Вәзгыятьне төзәтергә һәм быел планлы күрсәткечтән чыкмас өчен бөтен көчне куярга кирәк.

РКХ баш табибы урынбасары Илья Гаврилов Республика клиник хастаханәсенең кураторлыгы турында сөйләде. Бүгенге көндә Аксубай районының, башка районнар белән чагыштырганда, авыруларның аерым класслары буенча анализ ясап, үлүчеләр саны буенча лидер булуына игътибарны юнәлтте. Әмма үзәк район хастаханәсендә үлем очрагын җентекләп анализлыйлар, вәзгыятьне төзәтү өчен РКХнә хезмәттәшлек сорап мөрәҗәгать итәләр, дип билгеләп үтте.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов тулаем алганда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә, план күрсәткечләренә, милли проектларга, республика районнары, шул исәптән Аксубай районы аналитикасына тукталды. Аксубай районында бер ел эчендә 443 кеше вафат булган, дип билгеләп үтте.

Гомумән алганда, Илдар Фатихов профилактик тикшерүләр, диспансеризация, диспансер күзәтүләре һәм план күрсәткечләренең үтәлеше буенча уңай динамиканы билгеләп үтте. Медикларга рәхмәт әйтеп, ул ел нәтиҗәләре буенча Аксубай үзәк район хастаханәсенең эшен канәгатьләнерлек дип таныды.

Медкиңәшмәдә проблемалы мәсьәләләр дә күтәрелде – үзәк район хастаханәсенә яңа флюорограф, колоноскопик система комплекты кирәк (хастаханәдә эндоскопик стойка бар, өйрәтелгән белгеч һәм өстәмә җиһазлар белән тәэмин ителеш турыдан-туры үзәк район хастаханәсендә колоноскопия үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, әлегә кешеләр РКОДга йөрергә мәҗбүр).

Шулай ук медицина хезмәткәрләренә шәхси йортларны төзү өчен бушлай җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсе дә күтәрелде.

Медкиңәшмә азагында медицина хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

РФ сәламәтлек саклау министры Рәхмәте белән күпьеллык намуслы хезмәте өчен гомуми практика табибы Сергей Матвеев, оештыру-методика кабинеты мөдире Рөстәм Шәрәфетдинов, Иске Ибрай амбулаториясе мөдире Дамир Таһиров билгеләп үтелде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Рәхмәте белән табиб-онколог Петр Чернышев, шәфкать туташы Галина Кабидова, функциональ диагностика табибы Айнур Тулегенова, Карасу ФАП мөдире фельдшер Малик Зәйниев, Васильевка ФАП мөдире фельдшер Светлана Назарова бүләкләнде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын шәфкать туташы Надежда Леонтьева һәм мәгълүматларны саклау буенча белгеч Андрей Александров алды. Аксубай үзәк район хастаханәсе Мактау грамоталарына – гомуми практика табибы Валентина Еремеева, Иске Татар Адәмсуы ФАП мөдире фельдшер Валентина Кучукова һәм склад мөдире Эльмира Хәсәнова лаек булды.

Аксубай ҮРХ баш табибының Рәхмәт хатларын медик-волонтерлар – беренчеләрдән булып Донбассны яклауга баскан РФ Кораллы Көчләр офицерының әнисе – Лола Крайновага, Наталья Охотниковага һәм Лариса Горбатовага тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев