«Экопродукт» «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативыннан приют тәрбияләнүчеләренә һәм сөт җыючыларның балаларына 300дән артык бүләк
Соңгы яңалыклар

«Экопродукт» «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативыннан приют тәрбияләнүчеләренә һәм сөт җыючыларның балаларына 300дән артык бүләк

Аксубай районында авыл хуҗалыгы кооперативының игелекле тылсымчылары белән очрашу озакка истә калачак.

“Экопродукт» «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативы тылсымчылары Аксубай җиренә чагыштырмача күптән түгел генә – ярты ел элек кенә килсә дә, җаваплылыгы, намуслылыгы һәм үз сүзендә тора белүе белән авыл халкының ышанычын яулап өлгергән инде.

Бу үз авыл хуҗалыгы кооперативының икътисадый иминлеге белән генә кызыксынмаган, ә үзен ныгыткан кешеләр турында да кайгырткан социаль юнәлешле предприятиеләрнең берсе. Яңа ел алдыннан «Экопродукт» «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативы районга яңа ел кәефе белән – кооператив әгъзаларының балаларына бүләкләр тапшырырга килде.

Ярты көн эчендә алар Кыш бабай, Кар кызы һәм мәдәният бүлегенең әкият геройлары белән бергә, Сөнчәле, Трудолюбово, Яңа Кармәт, Савруш, Урмандеево, Иске Татар Адәмсуы, Емелькино авыл җирлекләрен колачлап, ярты районны йөреп чыктылар һәм «Хыял» приютында булдылар. Яңа ел бүләкләре салынган 300 дән артык тылсымлы тартманы өләшеп, сабыйларга шатлык бүләк иттеләр. Бала-чагалар чыршы тирәсендә кунаклар белән бергә әйлән-бәйлән уйнап, күчтәнәчләргә һәм тамашага сөенделәр.

– Бәйрәм мохите тудыру һәм шатлык бүләк итү – бу безнең эшебезнең бер өлеше. «Экопродукт» «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативы һәрвакыт янәшәдә, без үзебезнең авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзаларына теләсә нинди хәлдә дә ярдәм итәбез, – дип уртаклашты кооператив рәисе Тимур Фазлыев.

Әмма, барыннан да бигрәк, кооператив әгъзалары үзләре сөенде кебек.

– Без биш ел шәхси ярдәмче хуҗалык буларак эшлибез, әйтергә кирәк, сөт җыючылар безне бер генә тапкыр алдамады, ә «Экопродукт» «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативы ярты ел эчендә безнең хезмәткә ихтыяҗ зур булуына ышаныч уятты, ә авыл халкы – ул, иң беренче чиратта, хезмәткәрләр, аларга шәхси ярдәмче хуҗалыктан алынган табыш акчасына гаиләне туендыру, балаларны укыту йөкләнгән.

Ниһаять, без гадел эшлибез. Әле тагын безнең балаларга шундый шатлык китерделәр – бүләкләр алып килделәр, – дип уртаклашты Ласточкин шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесенең хатыны Галина Ласточкина.

– Без мондый хезмәттәшлеккә бик шат, бу башлангыч дәвамлы булсын иде. Авыл халкы алга таба да сөт терлеген бетермәячәк, чөнки бу күпләр өчен табыш чыганагы, бергәләп, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп матур гына эшләргә язсын, – дип билгеләп үтте Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров.

–Мин сигез ел халыктан сөт җыям, төрле хәлләр булды, мине дә алдадылар, түләп тә бетермәгән чаклар булды. Хәзер барысы да яхшы булачак, мондый егетләр белән курыкмыйча эшләргә була. «Экопродукт» «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативы белән кече бизнесны күтәрү мөмкинлеге бар. Безнең балаларга шундый яңа ел бәйрәме оештырганнары өчен барысына да бик зур рәхмәт. Аладагы көннәрдә дә рәхәтләнеп, җиң сызганып эшләячәкбез, – дип рәхмәтен белдерде шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Илдус Вафин.

– Емелькино төбәге халкы «Экопродукт» «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативына рәхмәтле, элек намуссыз сөт җыючылардан тапшырылган сөт өчен акча күрмәде, ә хәзер безнең балалар яңа ел тамашасын да күрделәр, бүләкләр дә алдылар, – дип шәрехләде Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова.

Балалар һәм үсмерләр өчен «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр үзләренә булган игътибардан бераз кыенсынып та калдылар. Алар белән очрашу учреждение территориясендә ковидка каршы чараларны үтәп узды. Әмма бу бәйрәмгә бер дә начар йогынты ясамады, әкият геройлары балаларның күңелләрен ачтылар, аларның сәламәт булуларын, яхшы укуларын, барысының да яхшы булуын теләделәр.

– «Экопродукт» «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативы безгә беренчеләрдән булып бәйрәм алып килде, балаларга бүләкләр тапшырганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә, – дип билгеләп үтте «Экопродукт» «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативы командасы белән сөйләшкәндә приют директоры Любовь Старшинина. – Бездә яңа ел иртәләре узачак, бүләкләр дә булачак. Әмма, барлык балаларга хас булганча, безнең сабыйлар өчен дә бәйрәмнәр дә, бүләкләр дә беркайчан да артык түгел. Сезгә игелекле эшләрегез өчен яңа елда уңышлар, бәйрәмнәрнең күп булуын телибез.

 

Реклама

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 


Нет комментариев