Ел саен 21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә.
Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре урман торгызу инженеры Марсель Моратшин, Аксубай һәм Чабаксар участок урманчылыклары хезмәткәрләре Сергей Мартынов һәм Иван Уляков район мәктәпләрендә урман темасына дәресләр үткәрделәр.
Алар укучыларга урманның тормыштагы әһәмияте, безнең һәркайсыбыз өчен табигатьнең билгеләнеше, урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр белән таныштырдылар, урманнарда янгын куркынычсызлыгы турында да сөйләштеләр. Укучылар аларны зур кызыксыну белән тыңладылар
Нет комментариев