Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Допингка каршы агентлык Россияне халыкара ярышлардан дүрт елга читләштерергә мөмкин

Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының тәңгәллек буенча комитеты (ВАДА) оешманың башкарма комитетына Россияне халыкара ярышлардан дүрт елга читләштерергә киңәш итте.

Бу хакта «The New York Times» газетасы яза.

Шулай булган очракта, Россия спортчылары 2020 елда Токиода узачак Олимпиадада нейтраль флаг астында һәм гимн кулланмыйча гына чыгыш ясый алачак.

ВАДА Башкарма комитеты тәкъдимне 9 декабрьдә караячак. Материалда билгеләп үтелгәнчә, башкарма комитет тәкъдим белән килешер, мөгаен.

Санкцияләр футболга һәм аерым алганда, ФИФА яклавы астындагы ярышларга да кагылачак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев