Диспансерлаштыруга һәм һөнәри тикшерүләргә битараф булмагыз
Диспансеризация авыруларны ачыкларга һәм хроник чирләрнең катлаулануын булдырмый калырга ярдәм итә.
Өлкән халыкның аерым төркемнәрен диспансерлаштыру планын 2023 елда Аксубай үзәк хастаханәсе ДОГН оештырылганнан алып беренче тапкыр арттырып үтәде. Һөнәри тикшерүләр белән дә шундый ук хәл.
– Мондый активлык, барыннан да элек, эш бирүчеләр белән үзара бәйләнеш һәм район халкының үз сәламәтлегенә карата җаваплылыгы, – дип шәрехләде район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире, онколог Петр Чернышов. Чагыштырырлык нәрсә бар. 2022 елда диспансеризация аны узарга тиешле кешеләрнең 85 процентын гына колачлаган, 2023 елда процент үтәлеше 100,6 тәшкил иткән. 1208 кеше һөнәри тикшерү узган, үтәлеш планы – 100,3 процент.
Диспансерлаштыру да, һөнәри тикшерүләр дә тамга өчен түгел, ә авыруларны иртә стадиядә ачыклау максатыннан һәм шулай ук аларны вакытында дәвалау өчен үткәрелә, нәтиҗәдә өлкән яшьтәге аерым төркемнәрне диспансерлаштыру нәтиҗәсендә яман шеш авыруының 35 очрагы ачыкланган, тагын 7 очрак һөнәри тикшерү вакытында.
42 очрак арасында 6 – сөт бизе, 2 – туры эчәк, 5 – сигмовид эчәк, 5 – үпкә, өчәр туры эчәк, простата һәм аналык онкологиясе очрагы теркәлгән.
Тизәкнең яшерен канга уңай нәтиҗәсе аркасында 203 кешедә патология ачыкланган, аларның 93е тикшеренүләр узган. Шул сәбәпле 5 пациентта – сегмент эчәктә, 2 сендә – туры эчәктә яман шеш авырулары ачыкланган, тагын бишесендә – полиплар, геморрой һәм башка авырулар ачыкланган, андый авырулар соңга калып ачыкланганда һәм дәваланмаганда онкологиягә күчә ала.
2023 елда районның 702 кешесеннән окноцитологиягә анализлар алынган һәм тикшерүгә җибәрелгән. 33 патология очрагы ачыкланган, 2 очрак – аналык муентыгы һәм 3 очрак аналык тәне яман шеше, 28 очрак – җиңел һәм уртача дәрәҗәдәге дисплазия ачыкланган. Маммография тарафыннан 2200 кеше тикшерелгән, 89 хатын-кызның патологиясе ачыкланган, бишесенең – сөт бизе рагы.
Простатспецифик антиген буенча 425 ир-ат тикшерелгән, 32 патология очрагы ачыкланган, 11 кеше тикшерелгән, якынча өч яман шеш очрагы теркәлгән.
Татарстанда онкоавырулардан үлем саны сизелерлек арта. Республика Министрлар Кабинетында узган брифингта төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марсель Миңнуллин әйтүенчә, 2023 елда үлем күрсәткече 1 кешегә 168 дән 175,7 гә кадәр арткан. Үсеш татарстанлылар арасында ачыкланган яман шешләр саны буенча да күзәтелә.
Узган елда 2,6 мең очрак ачыклаган. 74 процент очракта сүз авыруның беренче яки икенче стадиясе турында бара.
Үлем сәбәпләре арасында Татарстанда яман шеш икенче урында тора. Иң алдынгы позицияләрдә – йөрәк-кан тамырлары авырулары.
Табиб-онколог Петр Чернышов сүзләренчә, 2023 елда Аксубай районында үлем-китемнең төп сәбәбе булып кан әйләнеше системасы авырулары (инфарктлар, инсультлар, кан тамырлары авырулары, йөрәк патологияләре), икенче урында – онкология авырулары, өченчедә ашкайнату тракты авырулары (шул исәптән бавыр циррозы, ашказаны-эчәк авырулары һәм кан саву) һәм юл-транспорт һәлакәтләре, бәхетсезлек очраклары һ.б. кебек сәбәпләр торган.
Ачыкланган авырулар буенча китерелгән саннардан чыгып фикер йөртеп, үзегез өчен нәрсә мөһим икәнен хәл итегез? Авыруны үз агымына куймаска кирәк, бу кире кайтарып булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шул исәптән, яман шеш авыруларын да, аларның статистикасы елдан-ел үсә. Вакытында дәвалану узарга һәм тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә кирәк.
– Бернинди очракта да диспансеризациягә чакыруны “тамга” өчен тикшерү буларак кабул итәргә ярамый. Беренче чиратта аны узуда кеше үзе кызыксынырга тиеш. Диспансеризация – авыруларны яисә хроник чирләрнең катлаулануын иртә ачыклау өчен юнәлтелгән чаралар комплексы, – дип нәтиҗә ясады табиб. – Диспансеризацияне 18 яшьтән башлап өч елга бер тапкыр үтәргә кирәк. Өстәвенә, бу өч еллык араларда һөнәри тикшерүләр узарга кирәк. Бу сезнең файдагызга минимум тикшерүләр. 39 яшьтән соң диспансерлаштыруны ел саен узарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев