Депутат: Май бәйрәмнәреннән соң изоляция режимы йомшартылырга мөмкин
Белгечләр көзен коронавирус кабатланмас дип өметләнә.
Россия Дәүләт Думасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы май бәйрәмнәреннән соң йомшарырга мөмкин дип фаразлыйлар. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итте.
Федераль медицина-биология агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова көз, сезонлы грипп килү белән, коронавирус инфекциясе кабатланмас, дип өметләнә. Бу турыда аның белән онлайн-очрашудан соң Дәүләт Думасы депутаты Юрий Олейников сөйләгән.
«Россиядә үз-үзеңне изоляцияләү режимы май бәйрәмнәреннән соң йомшарырга мөмкин», — дигән Олейников
Аның сүзләренчә, Федераль медицина-биология агентлыгы башлыгы экспертлар фикеренә таяна.
«Вероника Скворцова көз көне, ОРВИ һәм грипп белән сезонлы авыру вакытында, авыруның икенче тапкыр кабатлануын күздә тотмый», — дигән Юрий Олейников утырыш тәмамланганнан соң.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев