Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Депутат кабул итте

Аксубай районында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итү үткәрде.

Район кешеләре аңа төрле проблемалы мәсьәләләр белән килде. Аерым алганда, балаларга айлык пособие түләү; районның спорт мәктәбе өчен транспортка бәйле проблеманы хәл итүдә булышлык күрсәтү; шәһәр тибындагы Аксубай бистәсен күперләр төзү Программасына кертү; Иске Мокшинода КФХ җитештерү объектына кадәр юл салу; Карасу төп мәктәбен спорт залларын капиталь ремонтлау федераль Программасына кертү.

Туган якны өйрәнү музее вәкиле шулай ук депутатка күргәзмә җиһазлар сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче яшь биючеләр өчен аяк киемнәре кирәк. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы бүлегеннән законнар чыгару органына юнәлтелгән мәсьәлә яңгырады: крестьян (фермер) хуҗалыкларына җир участокларын публикациясез генә тәкъдим итү мөмкинлеген кануннар чыгару дәрәҗәсендә карау.

Һәр мөрәҗәгатьне депутат район башлыгы Камил Гилманов белән бергә тикшерде. Урында ук хәл итәргә мөмкин булган сорауларга анык җаваплар бирде, калганнарын республика ведомстволары белән килешеп хәл итү өчен эшкәртүгә алды. Якын араларда алар буенча тиешле карарлар кабул итәргә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев