Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Данила Никитин яшь герой дип танылды

V Республика #ГеройНашегоВремени премиясенә 3нче Аксубай мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Данила Никитин ия булды.

Май аенда Аксубайның Горький урамында булган янгынны сүндергәндә Данила янгын сүндерүчеләргә һәм өлкәннәргә ут белән көрәшергә ярдәм итә.

Әнисе аны куяннарны ашатырга чыгара, ә ул, күрше урамда ялкын телләрен күреп, койма аша сикереп чыга һәм, бер минут та уйлап тормыйча, су ташуда һәм янгынны сүндерүдә ярдәм итә.

Данилның бу гамәленә янгын сүндерүчеләр генә игътибар биреп калмады. Икенче көнне без геройны эзләп табып, аның турында үзебезнең «Аксубай» сайтын укучыларга сөйләдек. Ул «Татарстан Республикасы Яшь гвардиясе» җирле бүлегеннән #ГеройНашегоВремени республика премиясенә тәкъдим ителде.

Бу елны «Яшь гвардия»дән 64 кеше бүләкләр алды. Безнең заманның 17 герое, 14 яшь герой, 23 табиб һәм коронавирус пандемиясе чорында эшләгән 10 волонтер билгеләп үтелде. «Яшь герой» номинациясендә билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев