Чистай епархиясе клиригы иеромонах Иоанн (Сидоренко) бакыйлыкка күчте
Соңгы яңалыклар

Чистай епархиясе клиригы иеромонах Иоанн (Сидоренко) бакыйлыкка күчте

2021 елның 24 маенда 50нче яшендә Аксубай бистәсенең Феодосий Тотемский чиркәве клиригы иеромонах Иоанн (Сидоренко) вафат булды.

Рухани правослау чиркәвендә егерме елдан артык хезмәт алып барды.

Иеромонах Иоанн 1972 елның 24 гыйнварында туган. 11 сентября 1997 елның 11 сентябрендә монахлык гамәлен кыла.

1998 елның 27 гыйнварында — сан диакон, 2007 елның 19 ноябрендә сан пресвитер була.

Иеромонах Иоанн төрле елларда Казан епархиясе монастырьларендә: Раиф- Богородица ирләр монастырендә, Зөя Богородица-Успенский ирләр монастырендә хезмәт итә.

Соңгы 8 елда Аксубай бистәсенең Феодосий Тотемский чиркәве клиригы булып торды һәм өч авыл мәхәлләсен үз канаты астына алды.

Чистай епархиясе клириклары һәм миряннары Иоанн атакайны рухани буларак үзенең пастырлык бурычларын намус белән үтәгән һәм үзен Раббыга багышлаган изге хезмәтче буларак беләләр иде.

Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Иеромонах Иоанның тыныч йоклавын телибез.

Иеромонах Иоанн Түбән Баланда зиратында җирләнде.

 


Нет комментариев