Быел Татарстанда шикәр чөгендере уңышы 3 млн тонна булыр дип көтелә
“Татарстан – чөгендер игүче субъект”, - диде Марат Әхмәтов.
Татарстанда быел 3 млн тоннага якын шикәр чөгендере уңышы җыярга планлаштыралар. “Быел һава шартлары шикәр чөгендере өчен шактый уңай”, - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта.
“Татарстан – чөгендер игүче субъект. Без 3 млн тоннага якын шикәр чөгендере җыярбыз дип көтәбез”, - диде Марат Әхмәтов.
Шикәр чөгендеренең беренче мәйданнарын җыю эшләре башланган. Төбәктә беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен җыюга Зәй районы аграрийлары керешкән. “Шушы көннәрдә Зәй шикәр заводына яңа уңышның беренче партиясе килде”, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: Байрак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев