Булачак урман өчен туфрак әзерлиләр
2020 елга дәүләт урман фондында 32 гектар мәйданда яңа үсентеләр утырту планлаштырылган.
Язын кар эрү белән урманда казылган чокырларга яшь үсентеләр утыртуны башлау өчен, туфракны көзге айларда әзерләп калдыру мөһим. Бу эш белән Аксубай урман хуҗалыгы тракторчылары Юрий Утеев, Александр Исмуллин һәм Юрий Кудряшов мәшгуль. Алар Аксубай, Ибрай һәм Чабаксар участок урманчылыкларында дәүләт урман фонды территориясендә туфрак әзерлиләр.
Яшь үсентеләр утыртылачак урыннар – ул сабан белән тиз генә сөреп чыга торган тигез кыр түгел. Территорияләргә ерып булмаслык урман юллары буйлап барасы, чөнки участоклар киселгән агачларның төпләре һәм тамырлары күп булган киселешләрдә урнашкан. Мондый шартларда эшләү механизаторлардан осталык һәм тәҗрибә сорый. Алар барлык кыенлыкларны да җиңәләр, урман культуралары өчен туфрак әзерләү уңышлы бара. Бу агрочара планлаштырылган мәйданның яртысыннан күбрәгендә үткәрелгән инде.
Шуның белән бергә, урманчылар питомникларда утырту материалын инвентаризацияләү эшләрен башкаралар, төп урманны барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерлиләр, иртәрәк утыртылган участокларда зыян күргән үсентеләр урынына яңаларын утырталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев