Булачак әниләр өчен бәйрәм
Аксубай үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә гадәттәгечә апрель һәм октябрь айларында уза торган Йөкле хатыннар көнен билгеләп үттеләр.
Чарада бөтен районнан бала көтүче хатын-кызлар катнашты. Йөклелек – яңа тормышны көтү, шатлык һәм төп вакыйгага әзерлек вакыты. Бу хакта тантанада сөйләштеләр.
Бәйрәмне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алексей Тимирясов ачты.
– Сезгә, балаларыгызга һәм тормыш иптәшләрегез ныклы сәламәтлек телибез. Иң мөһиме – үзегез бәхетле булыгыз, шул вакытта тирә-юньдәгеләргә дә шатлык килер, – диде ул.
Җыелучыларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова сәламләде. Ул дәүләт хезмәтләре аша бала тууны ничек теркәргә һәм район ЗАГСына мөрәҗәгать итүчеләргә каралган муниципаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирде.
Бәйрәм традицион кыйммәтләргә, гаилә нигезләренә һәм аналарга ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады. Йөкле хатыннарга иң изге теләкләрен район Советының «Мәрхәмәт-милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Ольга Копонева һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Татьяна Убейкина җиткерделәр.
Социаль эш буенча белгеч Ольга Пименова йөкле хатын-кызларның түләүсез социаль һәм юридик ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итә алуларын аңлатты.
Бәйрәмдә булачак әниләр сәламәтлекләрен ныгыту буенча гамәли киңәшләр ишеттеләр. Табиб-гастроэнтеролог Ольга Борисова артык авырлыкка юл куймау, үзеңнең һәм сабыеңның сәламәтлеген саклап калу өчен, йөклелек вакытында ничек дөрес тукланырга кирәклеге турында сөйләде.
Табиб-педиатр Юлия Егорова хәзерге вакытта әниләр арасында популяр булган яңа туган балалар өчен заманча гаджетлар турында мәгълүмат белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев