Бөек Ватан сугышы ветераннарына ел саен 75 мең сум акча түләргә тәкъдим ителде
Соңгы яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераннарына ел саен 75 мең сум акча түләргә тәкъдим ителде

ЛДПР Дәүләт Думасына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Җиңү көненә ел саен 75 мең сум түләргә тәкъдим итүче закон проекты кертте.

Тиешле закон проекты Думаның электрон базасында урнаштырылды. Бу хакта РИА Новости яза.

«Закон проектында Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңү көненә 75 мең сум күләмендә ел саен акчалата түләү бирүне күздә тота торган үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә», - дип күрсәтелә.

Ярдәм чарасын Бөек Ватан сугышы инвалидларына, "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнүчеләргә, "Севастопольдә яшәүче" билгесе белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына бирү тәкъдим ителә.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев