Аксубай китапханәчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Аксубай район китапханәләр системасы зур юл үтте. Аксубайда беренче Иҗтимагый китапханә – волость китап уку йорты 1919 елда ачыла. Ул Дәүләт банкы бинасында (революциягә кадәр төзелгән, 1912 елдан) урнашкан була. Анда берничә дистә китап булган, аларның бер өлешен җирле рухани Александров тапшырган, бер өлеше алпавыт Морковниковтан реквизицияләнгән китаплардан торган.
Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, 1930 елда волость китап уку йортын район китапханәсе итеп үзгәртеп коралар. Китапханә Бөек Ватан сугышы елларында да тулылана. 1944 елда аның фондында 2 меңгә якын китап исәпләнә. Халык китап укуга тартыла – укучылар саны арта бара. 1950 елда балалар китапханәсе ачыла.
Бүгенге китапханә – ул заманча мәгълүмати-мәдәни белем бирү үзәге. Ул төрле яшьтәге укучылар мәнфәгатьләренә җавап бирә, биредә бик күп интеллектуаль юнәлештәге чаралар үткәрелә, аларда өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнаша. Ирина Телешева җитәкчелегендәге үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре һөнәри осталыклары, иҗади якын килүләре белән аерылып торалар. Китапханәгә йөрү – аксубайлылар тормышының аерылгысыз өлеше.
Нет комментариев