Безнең авыллар әхлак бишеге кебек
Соңгы яңалыклар

Безнең авыллар әхлак бишеге кебек

Район территориясендә Карасу кебек яшәү өчен уңайлы булган авыллар күп түгел

Моны гражданнар җыенында район Советы рәисе Камил Гилманов та билгеләп үтте. Җирлек башлыгы Рәсим Фәхретдиновның хисап чыгышын анализлап район башлыгы бу борынгы авылның бай тарихы булган өстенлекләрен ассызыклады.

– Карасуның, районның башка авыллары кебек үк, яшәп кенә калмыйча, алга таба да үсәчәгенә өметләнәсе килә, – дип мөрәҗәгать итте җыенда катнашучыларга район башлыгы. – Моның өчен бөтен шартлар да бар. Мин аның төбәк әһәмиятендәге зур юлга якын урнашуы турында әйтмим дә. Күрәсездер, авылның әйләнә-тирәсе нинди матур: якында гына урман, янәшәдә генә елга. Ә тормыш шартлары, Рәсим Рөстәм улы үз чыгышында билгеләп үткәнчә, шәһәрдәгедән бер дә ким түгел. Аерма шунда гына ки, авылның үз өстенлекләре бар: монда табигый хуҗалык алып барырга мөмкин, ә сезнең күбегез шулай эшли дә. Шул ук вакытта дәүләт, белгәнегезчә, мондый гражданнарны төрлечә хуплый. Сез моны үз фермерларыгыз һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары мисалында күрәсез. Иң мөһиме, мәчет бар. Шуңа күрә авыл бүген үзенә күрә әхлак бишеге булып тора, дип әйтергә мөмкин. Ә бүгенге дөньяда шартларында ул, ышанычлы тыл буларак, стратегик әһәмияткә ия. Әйдәгез аны саклап калу өчен бергәләп барысын да эшлик.

Ә моның нигезе, җирлек башлыгы Рәсим Фәхретдиновның 2022 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы хисабы күрсәткәнчә, бар. Карасуда бүгенге көндә 196 хуҗалык бар, 406 кеше яши. Республика тарафыннан мал асрауга субсидияләр бирелә. Геннадий Карандаев һәм Марсель Сабиров тапшырылган сөт өчен шәхси хуҗалыклар белән вакытында исәп-хисап ясыйлар. Эштән курыкмаучылар өчен башка ярдәм алымнары да бар. Мини-ферма программасында катнашкан шәхси хуҗалыкка мини-ферма төзү өчен 600 000 сум акча бүлеп бирелгән.

Авылда мәктәп эшли, сүз уңаенда, ул райондагы иң зур мәктәпләрнең берсе. Дөрес, бүгенге көндә анда нибары 23 укучы гына белем ала, әмма балалар бакчасына йөрүче сабыйлар бар әле.

Авыл халкы җанлы эш алып барылган мәдәният йортына Украинада үз бурычларын үтәүче мобилизацияләнгән якташларга ярдәм итү өчен җыела. Алар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылган. Мәчеттә дә аларның сәламәтлеген һәм тынычлык урнашуны сорап догалар укыла.

Карасудан махсус хәрби операция зонасына бер кеше мобилизацияләнгән, икесе контракт буенча хезмәт итә. Район башлыгы җирлек советының киңәйтелгән утырышы трибунасыннан Ватанны саклаучыларның әти-әниләренә һәм авыл халкына бүгенге көндә бик мөһим һәм кирәкле эштә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

2022 елда бюджет үтәлеше уңай булган. Монда, җирлек советының яңа җитәкчесе үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, элеккеге башлык Нәфис Гафиятуллинның да өлеше бар.

Җирлек территориясендә авыл хуҗалыгы производствосын “Аксу Агро” ҖЧҖ алып бара, ул авыл кешеләренең арендалана торган пай җирләре өчен бөртек һәм акчалата исәп-хисап ясаган. Инвестор өлкәннәр көнендә ветераннарга финанс ярдәме дә күрсәтә.

Җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, җирлектә узган елда башкарылган эшләр республика тарафыннан финансланган үзара салым акчалары ярдәмендә мөмкин булган. Бу сумма 785 000 сум тәшкил иткән. Бу акчаларга вак таш, насос, экономияле урам яктырткычлары сатып алынган. Авыл урамнарына вак таш җәелгән. Акчаларның бер өлеше юлларны кардан чистарту өчен тотыла.

Агымдагы елда төп бурыч скважинаны бораулау һәм суүткәргеч челтәрләрне эш хәлендә тоту кирәк булу сәбәпле, быел карасулылар үзара салым суммасын бер кешедән 1000 сум күләмендә билгеләргә дигән карар кабул иткәннәр. Республикадан бирелгән финанслауны да кушып, үзара салым акчасы урам юлларын алга таба төзекләндерү һәм христиан зиратын ремонтлау өчен вак таш сатып алуга да җитәргә тиеш.

Җыенда район хезмәтләре, оешмалары һәм ведомстволары җитәкчеләре чыгыш ясады.

Җирлек советының киңәйтелгән утырышы бүләкләү белән тәмамланды. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен җирлек хисапчысы Фирая Хөснетдинова район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Венера Мәхмүтова битараф булмавы һәм актив тормыш позициясе өчен билгеләп үтелде.


Нет комментариев