Бертигез җаваплылык белән
«Аксу Агро» ҖЧҖ хезмәтчәннәре сенаж запасын планлаштырылган күләмнән бер ярым тапкырга күбрәк әзерләгәннәр.
Азык әзерләү звеносында үз эшләренең чын осталары хезмәт куя. «Яшел урак» өстендә алар азык әзерләүне тәүлек әйләнәсе алып баралар. Механизаторлар Константин Мельников һәм Вәгыйз Ризванов алмашынып идарә иткән азык әзерләү комбайны эше «кыр – азык йорты» технологик чылбыр системасында мөһим роль уйный.
Алар теземнәрне җыялар, ваклыйлар һәм яшел массаны транспортка төйиләр. Ягуар бер генә минутны да югалтмыйча, чималны тонналап концервацияләүгә озатып, басуда туктаусыз хәрәкәт итә. Комбайнчылар бары тик бераз техник ялга һәм капкалап алу өчен төшке ашка гына туктап алалар.
– Константин Мельников һәм Вәгыйз Ризванов төрле яшьтә булсалар да, үз эшләрен бертигез җаваплылык белән башкаралар, – дип фикерләре белән бүлеште бүлек управляющие Мәүлет Сәрвәртдинов. – Алар икесе дә тырыш, уңган хезмәтчәннәр, аларга зур өметләр баглыйбыз.
Константин Мельников – яшь буын вәкиле. Тумышы белән Буа районыннан,берничә ел элек безнең районга килгән һәм бу авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә урнашкан. Баштан ук үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән.
Вәгыйз Ризванов – зур тәҗрибәгә ия игенче. Азык әзерләү эшендә алыштыргысыз кеше. Ике ел аны азык әзерләү буенча республиканың алдынгы механизаторлары арасында билгеләп үттеләр. Механизаторларның эше җәй башыннан, азык культуралары яшелләнә башлау белән башланып китә һәм көзге салкыннарга кадәр дәвам итә. Бүген механизаторлар үзләренең агрегатларын, шулай ук мөһим булган икенче этап – силоска чәкәнбаш урдыру өчен әзерлиләр. Агымдагы сезонда 24 мең тоннадан артык силос салу планлаштырылган.
Рәсемдә: Константин Мельников.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев