Бүген “Беренче авыздан” проектының икенче чыгарылышы дөнья күрде.
Программаның кунагы – Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Габдрахманов.
Белгеч проект авторы – Людмила Жаренованың күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү, шулай ук КФХ башлыкларына җир алу җиңелме, еш кына җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары инвентаризациясе үткәреләме, дигән сорауларына җавап бирәчәк. Шулай ук җирләрдән законсыз файдалануны булдырмау, аренда килешүләрен төзегәндә, җир кишәрлекләрен алганда, аукционнар үткәргәндә коррупцион күренешләргә юл куймас өчен ведомствосы тарафыннан ниләр эшләнүе турында да сөйләячәк.
Нет комментариев