Беловка клубының «Деревенька моя» фольклор коллективы ветеран-җәмәгатьчене юбилее белән котлады
Сергей Уланов бөтен яклап та замана белән бергә атлый. Ул шулай ук клуб формированиесе катнашучысы да.
— Безнең коллектив һәрвакыт күтәренке күңелле һәм ярдәмгә килергә әзер булган кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер, — дип сөйли мәдәният учагы методисты Тамара Андреева.
Сергей Васильевич – авылда үткәрелгән барлык чараларда катнашып кына калмый, еш кына аларны үткәрү инициаторы да, оештыручысы да булып тора. Авыл шундый кешеләр булганда яши, дип әйтергә мөмкин.
Вокал төркем ветеран өчен аның яраткан җырын башкарды.
Фото: Беловка авыл мәдәният учагы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев