Белгечләр Татарстан халкының коронавирусны каян алып кайтуын әйтте
Читтән кайтучылар арасында инфекция очрагының күбесен Мәскәүдән кайтучыларда теркәгәннәр.
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 126 очрагы читтән кертелгән дип санала. Татарстанлылар авырып кайткан илләр һәм шәһәрләр исемлеген төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина җиткерде.
Covid-19 инфекцияле авыруларның иң күбе Мәскәүдән килгән, алар 60. Татарстанга тугыз кеше Франциядән, җидесе Санкт-Петербургтан кайткан. Бишәр кеше Куба һәм Швейцариядән кайткач корнавируска уңай тест алган, дүрт сәяхәтче Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә йоктырган. Өчәр кеше — Доминикана, Германия, Испания һәм Төркиядән, ә ике турист Сочи һәм Таиландтан авырып кайткан.
Республиканың тагын 20 кешесе башка торак пунктларда булган.
Шулай итеп, 50 кеше чит илләрдән, Россиянең башка субъектларыннан 76 кеше авыру алып кайткан.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев