Батырларның исемнәрен туган авылларында мәңгеләштерделәр
Соңгы яңалыклар

Батырларның исемнәрен туган авылларында мәңгеләштерделәр

Кече Сөнчәле авылында махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Константин Чаманов һәм Игорь Давыдов истәлегенә мемориаль такталар ачу тантанасы булды.

Кечкенә авыллар һәрвакыт кешеләр арасында җылы һәм кайгыртучан мөнәсәбәтләре белән аерылып тора: монда яшәгән, вафат булган яки туган якларыннан киткән һәркемне хәтерлиләр. Константин Чаманов һәм Игорь Давыдовның махсус операция барышында һәлак булулары турындагы хәбәр авылдашларның күңелен тирән кайгыга салды.

Алар туган авыллары һәм бөтен Россия өстендә тыныч күк йөзе өчен батырларча һәлак булдылар. Ватандашлар үз геройлары белән горурланалар һәм аларны хөрмәтләп искә алалар. Константин Данилович һәм Игорь Викторовичка хөрмәт белдерү өчен митингка авыл халкы һәм кунаклары җыелды.

Чарада сугышчыларның гаилә әгъзалары, аларның иптәшләре һәм дуслары катнашты. Митинг дулкынландыргыч һәм күңелгә үтеп керә торган атмосферада узды. Чыгыш ясаучылар геройларның иң яхшы сыйфатларын билгеләп үттеләр һәм алар турында җылы истәлекләр белән уртаклаштылар. Тантаналы нотыклар ихлас, эчкерсез һәм югалту хисе белән сугарылган иде.

– Константин Чаманов һәм Игорь Давыдов безнең күңелләребездә яшәячәк, – дип ассызыкладылар чыгыш ясаучылар.

Истәлек такталарын ачканнан соң, митингта катнашучылар солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.

Бу геройларның исемнәре авылның, районның һәм бөтен илнең батырлык тарихына мәңгегә язылды. Аларның кыюлыгы һәм батырлыгы халык хәтерендә калачак һәм Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып торачак.

Давыдов Игорь Викторович 1969 елның 31 июлендә Кече Сөнчәле авылында туа. Мамык мәктәбендә укыган, төрле шәһәрләрдә эшләгән, әмма авылда яшәп калган, электрик һөнәрен үзләштергән. 2010 елда бозлы яңгыр аркасында линиядә аварияләр булган табигый катаклизм вакытында авылга бик зур ярдәм күрсәткән. Ул – Ватанны саклаучылар нәселеннән, аның шәхес буларак формалашуында бу зур роль уйный. Игорь Давыдов махсус хәрби операция кактнашучысы була. Штурмлаучы булып хезмәт иткән, Добрыня позовныйлы сугышчы булган. Донецк фронтының иң катлаулы һәм стратегик мөһим участогында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. 2025 елның 3 мартында һәлак була. Вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Чаманов Константин Данилович 1968 елның 25 сентябрендә Кече Сөнчәле авылында туа. Аның Ватанны саклаучы буларак формалашуында шулай ук гаиләсе зур роль уйный. СПТУ‑88 тәмамлаган. Вакытлы хезмәт вакытында Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша; аның ике абыйсы да сугышчы-интернационалистлар, ә өлкән абыйсы Валерий беренче көннәрдән үк СВОда катнаша: башта разведкада хезмәт итә, хәзер — алгы сызыкта. Вакытлы хезмәттән соң Ульяновск өлкәсенең эчке эшләр органнарында хезмәтен дәвам итә, Чечняда командировка уза. Хезмәте өчен III һәм I дәрәҗә «Хезмәттә аерылып торган өчен» медальләре, шулай ук «Хезмәттәге фидакарьлек өчен» медале белән бүләкләнә. Константин хатыны белән ике кыз тәрбияләгәннәр, ике оныгы бар. СВОда ул туган авылы елгасы атамасы буенча «Сөлчә» дигән позывной ала һәм дошманга каршы батырлык күрсәтеп сугыша. 2025 елның 11 июнендә һәлак булган. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Фото Кече Сөнчәле авыл мәдәният йорты архивыннан.


Нет комментариев